Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Иске Тәрбит авылында үткән халык җыенында рәхмәт сүзләре күп яңгырады

Бу җирлектә яшәүчеләрнең барысы да, аеруча өлкәннәр, администрациягә еш барып йөри алмый.

Чөнки районнан ерак яшиләр. Шуңа күрә сораулар да шактый җыелган иде. Һәрберсенә җавап биреп бардылар. Җитәкчеләр белән күзгә-күз карап очрашуда халыктан рәхмәт сүзләре дә күп яңгырады.

Иске Тәрбит, Соравыл һәм Камыллы авылларын берләштергән җирлекнең башлыгы Виталий Тимофеев узган елгы эшләре, быелга планнары турында хисап тотты.

Директор Артур Акрымов үз чыгышында мәктәптә укучылар санының кими баруына борчылуын белдерде.

Фельдшер Гөлназ Шәрәфетдинова сәламәтлек саклауның торышы белән таныштырды. Аңа да ихлас рәхмәт сүзләрен әйтүчеләр күп булды.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Халык җыены, һәрвакыттагыча, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгышы белән төгәлләнде.

Ул, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов белән берлектә, җирлекнең ветераннар советы рәисе Любовь Русовага Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев