Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Иске Тәрбиттән «Сәүдияр» ансамбленең 30 елдан артык тарихы бар

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан «Сәүдияр» фольклор ансамбле 1987 елда авыл мәдәният йорты каршында оеша.

Төрле елларда коллектив белән Евграфова В.И., Ананьева Р. В, ә инде 1972 елдан 2013 елга кадәр Герасимов М.А. җитәкчелек итә. 2014 елдан җитәкче итеп Тимофеева Любовь Михайловна билгеләнә. Нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен 2016 елда «Сәүдияр» ансамбле «Халык ансамбле» исеменә лаек була.

«Сәүдияр» ансамбле районда гына түгел, республика сәхнәләрендә дә еш чыгыш ясый. Ансамбльнең бүләкләр копилкасында төрле дәрәҗәдәге призлы урыннар бар. «Алтын мәйдан-Кырым 2019» фестиваль-конкурсы, «Традицион формада эшләүче фольклор ансамбле» номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат, халыкара этноконкурс «Атлеш» 3 дәрәҗә дипломантлар, «Алтын мәйдан» фестиваль — конкурсының рәхмәт хаты, «Балкыш — Сияние» VI Республика фестивале лауреатлары, район фестивалендә 2 дәрәҗә дипломантлар, «Халык мирасы», «Тәтеш авылы» . Ансамбль районда үткәрелә торган чараларда катнаша, күрше авыл Мәдәният йортларының сәхнәләрендә чыгыш ясый.

Шулай ук, «Яшь сәүдияр» ансамблен дә оештыралар, анда балалар йөри.

📸: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев