Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

ЮХИДИ начальнигы Илфат Әхмәтов агымдагы елның ике аенда Кайбыч юлларында күзәтелгән юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләде

Районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында ЮХИДИ начальнигы Илфат Әхмәтов агымдагы елның ике аенда юлларда күзәтелгән юл-транспорт һәлакәтләре, юл хәрәкәте иминлеге буенча ачыкланган хокук бозулар турында сөйләде.

 Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре — юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу, тизлек режимын сакламау, каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә машиналарның бәрелешүе, җәяүлене бәрде­рү, юлдан төшеп каплану һәм башкалар, — диде Илфат Әхмәтов.

— Бу елның ике аенда ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Былтыр әлеге вакытка бу күрсәткеч дүрт иде. Бәхеткә, юлларда кешеләрнең үлеменә юл куелмады. Балигъ булмаган балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә күзәтелмәде, былтыр шундый бер очрак булган иде. Быел теркәлгән барлык һәлакәтләр дә, былтыргы кебек, федераль әһәмияттәге тизйөрешле М12 юлында килеп чыкты. Былтыр ел дәвамында район территориясендә күзәтелгән 13 юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булды, 18 кеше тән җәрәхәтләре алды. 2023 елда тугыз авариядә 11 кешегә зыян килгән иде. Бу аварияләрнең алтысы түләүле М12 трассасында, калганнары төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында булды. 

Юлларда кагыйдәләрне бозган өчен машина йөртүчеләргә сугылган штрафларны вакытында түләргә кирәклеген белсәләр дә, Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ мәгълүматлар банкыннан күренгәнчә, Кайбыч районы территориясендә ун мең сум һәм аннан да күбрәк штрафы булган 18 кеше исәпләнә. Ә бер машина йөртүченең штрафы 50 мең сумнан да артып китә. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 статьясының 1 нче өлеше буенча административ штрафны вакытында түләмәгән 33 кешегә карата эш кузгатылды. 

Районда 2024 елның 12 аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан алты җинаять ачылды.

Без профилактик эшчәнлеккә аеруча зур игътибар бирәбез. «Кайбыч таңнары» газетасында, социаль челтәрләрдә, телеграм-каналда әледән-әле хәбәрләр бастырабыз. Ике ай эчендә барлыгы 98 хәбәр дөнья күрде. Бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән унөчкә күбрәк. «Кайбыч районы дәүләт автоинспекциясе» дип исемләнгән телеграм-канал да эшли. Сез бу канал аша исерек хәлдә транспорт чаралары йөртүчеләр турында хәбәр итә аласыз. Мондый очраклар турында эчке эшләр бүлегенең дежур частенә хәбәр итәргә мөмкин. Анонимлык гарантияләнә. Эчкән килеш руль артына утыручылар — чын мәгънәсендә җинаятьчеләр.

Алар үзләренең дә, пассажирларының да, юлда йөрүче башка транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя. Исерек хәлдә машина йөртүчеләр катнашындагы аварияләрне булдырмау максатында безгә халык һәм иҗтимагый берләшмәләр белән уртак хезмәттәшлек алып барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев