Кайбычта «Изгелек кыл» дигән хәйрия акциясе узды
Физик яктан мөмкинлекләре чикле булганнарга ярдәм итү максатында үткәрелгән «Изгелек кыл» хәйрия акциясе район мәдәният йортында узды.
Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Бу аңлашыла да әлеге акция кысаларында тамашачыларга “Ак җилкән” халык театры коллективы спектакль куйды. Ә билет сатудан кергән акча тулысынча инвалидларга ярдәм итү өчен тотыла.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җиде ел рәттән үткәрелүче бу акция халкыбызның киң күңелле булуын күрсәтә. Район башлыгы үзе, ТР Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Фәнил Баһаветдинов, Айдар Таһиров, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, аның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Макарова, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, эшмәкәрләр Рушан Сайранов, Ильвина Җәләлиева инвалидларга акчалата сертификатлар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев