Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбыч басулары мул уңыш вәгъдә итә

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин иген кырларын карап чыкты.

Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, җәмгыять танышуны «Август-Кайбыч» җәмгыятенең борчак кырыннан башлады. Җәмгыятьнең генераль директоры Александр Иванов әйтүенчә, 2600 гектар мәйданда борчак чәчкәннәр. Тиешле күләмдә ашлама кертелгән бу басуда борчак матур шытымнар биргән. Надеждино янындагы басуда арышны сенажга салу өчен уралар.

«Илсөя Җәләлиева», «Сәвия Садриева», «Фәрит Зиннуров», «Айрат Хәсәнов» крестьян-фермер хуҗалыклары, «Туган як- Агро» җәмгыяте, «Подберезье» хуҗалыгы кырларында да булдылар. 

-Басуларны карап чыкканнан соң, язгы кыр эшләре барышында зур хезмәт бшкарылуын күрдек. Моның өчен сезгә, игенчеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Күптән түгел районга килеп киткән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та, Кайбыч басуларын вертолеттан күзәтеп, игенчеләребез хезмәтенә югары бәя бирде. Басуларга ныклы нигез салынган, һава шартлары уңай килгәндә, мул уңыш җыеп алуга өмет бар, — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев