Кайбыч басуларында эш кайный
Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә.
Кырларда эшләрнең барышы белән якыннан танышу максатында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов белән берлектә җәмгыять басуларында булдылар.
Алар җәмгыятьнең Чүкри Алан, Колангы авыллары янынңа көнбагыш, Арыслан авылы янындагы басуда рапс чәчү барышы белән таныштылар. Шул ук вакытта җәмгыятнең уҗым культураларының торышын карадылар. Альберт Илгизәрович җәмгыять басуларында эшнең оештырылуына югары бәя бирде, уңышлар теләде.
Александр Иванов әйтүенчә, басуләрда барлыгы ундүрт чәчү комплексы эшли, җәмгыять игенчеләре чәчүне Бөек Җиңү көненә төгәлләргә җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев