Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбыч басуларында кыр эшләре кайный

Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре көннән- көн киңрәк колач ала бара.

Районда планда каралганча барлыгы 37317 гектар мәйданда чәчү эшләре алып барасы бар. «Август-Кайбыч» җәмгыятендә ул 30158 гектар тәшкил итә. 

Басуларда эшнең барышы белән якыннан танышу максатында авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, үсемлекчелек буенча консультант Инсаф Гыйматдинов белән берлектә «Август-Кайбыч» җәмгыяте басуларында булдык. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 22 апрельгә район буенча 9883 гектарда сабан культуралары чәчелгән. Бу планда каралган мәйданның 58 проценты дигән сүз. Шулардан бодай — 5184, арпа — 1070, борчак 2300 гектарда чәчелгән. «Август-Кайбыч» җәмгыятендә барлыгы 8200 гектарда чәчү эшләре башкарылган. Шул исәптән, бодай — 4700, борчак — 2300, көнбагыш 1200 гектарда игелгән. 

Радик Мәҗитович әйтүенчә, «Илсия Җәләлиева» КФХсында чәчү эшләре тәмамланган, «Туган як — Агро» җәмгыятендә техник культуралардан (көнбагыш, кукуруз) кала, бөртеклеләр чәчелеп беткән. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев