Яңа уку елы алдыннан күңелдә аеруча дулкынландыргыч хисләр уяна.
Бигрәк тә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк балалар һәм аларның әти-әниләре өчен 1 сентябрь — онытылмаслык вакыйга. Шушы истәлекле бәйрәм алдыннан әти-әниләре редакцияләрдә эшләүче беренче класска баручы балаларны бүләкләү «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә матур традициягә әверелде. Быел да медиахолдинг коллективы, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләргә зур игътибар күрсәтеп, алар өчен мәктәп кирәк-яраклары белән тулы портфельләр әзерләде.
Әлеге сөенечле бүләк «Кайбыч-информ» хезмәткәрләренең балалары — минем Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенә укырга керәчәк кызым Язгөлемгә һәм сайт редакторы Сиринә Билалованың улы Исламга да кайтты. Ислам Олы Кайбыч урта мәктәбенә укырга бара. Балаларның икесе дә Белем көнен зарыгып көтә. «ТАТМЕДИА» әзерләгән бүләкләр аларның күңеленә хуш килде. Матур һәм уңайлы портфель эчендә уку һәм иҗат өчен кирәкле әйберләр салынган: төсле карандашлар, пластилин, гуашьтан башлап, көндәлек, рәсем альбомы, төсле кәгазь, буягыч, нота дәфтәренә кадәр бар. Татар телендә эшләнгән бу әсбапларның тышына балаларның яраткан геройлары — Салаватиклар төшерелгән.
Язгөлем белән Ислам төсле рәсемнәр, хәрефләр, кызыклы шигырьләр, ябыштыргычлар, мавыктыргыч биремнәр, язу күнекмәләре тупланган «Күңелле әлифба» китабына да бик шатланды. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков кул куеп, һәр балага исеме язып бирелгән котлау открыткасы нур өстенә нур булды.
Анда мондый юллар бар: «1 сентябрь — Белем көне белән котлыйм! Бу көнне синең өчен беренче кыңгырау чыңлый, син белем һәм ачышлар дөньясына беренче адым ясыйсың!
Алда сине могҗизалы тормыш, кызыклы очрашулар, мавыктыргыч сәяхәтләр көтә. Хәерле юл сиңа!»
-Чыннан да, мәктәп юлы — бала тормышындагы иң мөһим һәм истәлекле сәяхәтләрнең берсе. Бу юлда беренче адымнарны ясаганда күрсәтелгән һәр җылы сүз, һәр игътибар, һәр матур бүләк сабый күңелендә озак саклана, — диде Сиринә Билалова. — Беренче класска баручы балаларга шундый матур бүләкләр әзерләп, аларның шатландырулары өчен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләренә рәхмәтлебез.
Барлык балалар да, исән-сау булып, тырышып укысын иде. Аларны яңа белемнәр, чын дуслар, матур ачышлар һәм зур җиңүләр көтсен. Хәерле сәгатьтә, балалар!
Нет комментариев