Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбыч районы мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин: «Юлларда балаларның иминлегенә аеруча зур игътибар бирелә»

Районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү буенча алып барылучы эш турында сөйләде.

— Кайбыч районындагы барлык мәгариф оешмаларының да белем бирү учреждениесенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы паспорты бар. Әлеге паспортта укучыларның иминлеген тәэмин итә торган юллар күрсәтелә. «Мәктәп-йорт» маршрут карталары бар.

2024 елда гомуми белем бирү учреждениеләре янына 149 юл билгесе куелды. Уналты мәктәптә «Мәктәп—йорт» балалар хәрәкәте схемасы яңартылды, быел ул 11 мәктәптә яңартылачак. Бәли, Колаңгы һәм Бортас авылларыннан Федоровскоедагы мәктәпкә кадәрге юл тимер юл аша уза. Шуңа да тимер юл аша чыгу урыннарында шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре буенча укучылар һәм аларның ата-аналары белән әңгәмәләр үткәрелде.

Район мәктәпләрендәге яшь инспекторларның 15 отрядында 150 укучы шөгыльләнә. Укучылар балалар һәм яшүсмерләр арасында юл-транспорт травмаларын профилактикалауга зур өлеш кертә һәм пропаганда эшчәнлеге алып бара. Яшь инспекторларның юл хәрәкәте
кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү һәм юлларда хәвефсез йөрү күнекмәләрен булдыру максатында, район ЮХИДИе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге, ДОСААФ тарафыннан «Автосессия» конкурсы үткәрелде. Бәйгедә катнашкан Олы Кайбыч мәктәбенең 12 укучысы юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тест сорауларына җавап биреп күрсәтте.

Яшь инспекторлар ел саен «Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне» акциясендә катнаша. Алар машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, куркынычсызлык каешын эләктерергә, балаларны махсус креслоларда утыртып йөртергә кирәклеге турындагы чакыру белән мөрәҗәгать итте. Җәяүлеләрне юлдан чыкканда игътибарлы булырга, яктылык кайтаручы элементларны кулланырга чакырдылар. 

Иске Тәрбит урта мәктәбендәге ЮИД отрядының яшь инспекторлары, җәяүлеләр, пассажирлар сыйфатында чыгыш ясап, барыбызның да көн саен юл хәрәкәтендә катнашучылар булуыбызны искәртте. Җәяүле булу — бик җаваплы. Юллардагы куркынычсызлык җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә бәйле. 

Барлык мәктәпләрдә дә балаларның юл травматизмын профилактикалау, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдалану, шундый элементлы киемнәр сатып алу мөмкинлеге турында ата-аналар җыелышлары үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларның яктылыкны кире кайтаручы элементлар тагып йөрүен көн дә контрольдә тота. Җәяүленең киемендә мондый элементлар булу юлларда кеше тормышына куркыныч тудыручы һәлакәтләр санын шактый киметергә мөмкинлек бирә. 

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова Кайбыч мәктәпләрендә еш була. Бу уку елында да балалар белән мөһим темалар буенча даими рәвештә әңгәмәләр үткәрә. Ул укучыларга юл аша дөрес чыгу, велосипедчылар өчен кагыйдәләр, шулай ук киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны йөртергә кирәклеге турында сөйли, яктылык кайтаручы элементлар — фликерлар бүләк итә. Сиринә Мурзакова, ЮИД отрядлары белән берлектә, өлкәннәр белән дә «Җәяүле» акциясе буенча профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакырды. Аларга тематик белешмәләр һәм яктылык кайтаргыч элементлар тапшырды. Ата-аналар җыелышларында да юлларда исән-имин йөрү темасы даими рәвештә күтәрелә.

Мондый чаралар нәтиҗәсендә укучылар юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә тагын да җаваплырак карар дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев