Кайбыч Сабан туенда тырыш, эшчән халкыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте
753
0
Милләтара дуслыкны чагылдырган тамаша, кунакчыл йортларда башланып, мәйданда дәвам итте.
Фольклор ансамбльләр, гармунчылар, мәдәният хезмәткәрләре, «Авыл денс» биючеләре, укучылар театральләштерелгән тамашада шул дуслыкка һәм игенче хезмәтенә дан җырлады. Бизәлгән атлар элек-электән Сабантуй күрке булган. Гореф-гадәтләргә тугры калучылар, ат бизәп, милли киемнәр кигән егет-кызларны, балаларны утыртып, мәйдан әйләнде.
Быелгы кыр батыры дип «Август-Кайбыч» җәмгыяте механизаторы Илдар Шәрәфиев игълан ителде. Район Сабан туенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов аның иңенә тәкә салды. Илдар Шәрәфиев, узган елгы Кайбыч Сабан туе батыры Раил Фәсхетдинов белән бергәләп, бәйрәм флагын күтәрде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да милли бәйрәм белән котлады. ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын җиткерде. Кайбыч «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» бәйгесендә өченче урынны яулады. Айрат Зарипов әлеге җиңү өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга тапшырды. Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимият башлыгының беренче урынбасары Эльнар Садриев та кайбычлыларны һәм Сабантуй кунакларын бәйрәм белән котлады.
Хөкүмәт бүләкләренә лаек булучыларны, кыр батырларын, терлекчеләр, белгечләр, оешма-предприятие хезмәткәрләрен мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләделәр. Иске Чәчкаб авылы мәдәният йортына — акустик җиһазлар, Бәрлебашы авылы клубына видеопроектор алу өчен сертификат тапшырдылар.
Олысы да, кечесе дә зарыгып көткән халык уеннарына старт бирелде. Концерт сәхнәсе дә бушап тормады — татар эстрадасының танылган җырчылары Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Руслан Галимуллин, районыбыз үзешчәннәре, фольклор ансамбльләр, кайткан кунаклар җыр-биюләрен бүләк итте.
Сабантуйның иң матур бизәге — ат чабышы һәм милли көрәш барган урында да халык күпләп җыелды. Балалар төрле аттракционнар тирәсендә кайнашты, сәүдә рәтләре дә күп иде. Тырыш, эшчән халкыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев