Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбыч Сабан туенда хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, мәдәният өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, халыкка мәдәни-ял итү хезмәте күрсәтү үзәгенең Фуат Таһиров исемендәге Олы Кайбыч район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Светлана Петр кызы Зиядиевага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Август-Кайбыч» җәмгыятенең тракторчы-машинисты Александр Иванович Данилов, район үзәк больницасының табиб-эпидемиологы Сәлидә Ленар кызы Закирова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Ак Барс» банкының Кайбычтагы офисы җитәкчесе Илсөя Альберт кызы Хафизова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды. 

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Борындык авыл җирлеге секретаре Флюзә Рәхимулла кызы Фәтхуллина «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

«Август-Кайбыч» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина йөртүчесе Альберт Георгий улы Долгов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.

«Август — Кайбыч» җәмгыятенең электр-газ белән эретеп ябыштыручысы Владимир Александрович Петров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев