Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбыч Сабан туеның баш батыры — Раил Фәсхетдинов

Сабан туеның йөзек кашы булган милли көрәштә катнашучылар быел шактый күп булды.

Төрле үлчәү авырлыгында беренче урыннарга чыгучылар абсолют батыр исеменә бил алышты.

Укучылар арасында 2025 елгы Сабан туеның абсолют батыры исеменә Мәлкидән Динар Хәбибуллин белән Кече Мәме авылыннан Александр Козин бил алышты. Нәтиҗәдә, Александр көчлерәк булып чыкты һәм җиңде.

Ир-егетләр арасында абсолют батыр исеменә узган елгы Сабан туе батыры Раил Фәсхетдинов көрәште һәм быел да үзенең иң көчле көрәшче булуын раслады.

Җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Александр Козин символик тәкә белән бергә тузансуыргыч һәм бензин пиласы алды.

Сабан туеның абсолют батыры Раил Фәсхетдиновка, тәкәдән кала, телевизор һәм мотоблок тапшырылды. Батыр асты булып калган Айрат Кәлимуллинга тузансуыргыч тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев