Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

«Кайбыч таңнары» газетасы чыга башлауга 32 ел тулды

Кайбыч районы оешкач, 1993 елда нәшер ителә башлаган газета шушы вакыт эчендә үз кыйбласына тугры калды: хезмәт кешесенә дан җырлый, яңалыклар белән таныштыра, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, иминлек, авыл хуҗалыгы һәм башка бик күп төрле темаларга аналитик мәкаләләр яза.

Туган көн уңаеннан иҗат коллективын, төрле елларда редакциядә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребезне чын күңелдән кайнар котлыйм. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс иҗади куәт һәм эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телим. Иң зур рәхмәтебез — газета укучыларыбызга, хәбәрчеләребезгә. Кайбычта безне һәр йортта диярлек укыйлар, бу күрсәткеч буенча республика күләмендә икенче урында торабыз.

Без районның мәгълүмати йөзен булдыруда армый-талмый тырышкан һәркемнең хезмәтен хөрмәтлибез. Журналист һөнәре җәмгыять өчен һәрвакыт кирәк һәм гаять әһәмиятле. Хәзерге вакытта яңа мәгълүмати технологияләрен үстерү чорында журналистика үз офыкларын киңәйтүне дәвам итә. Газета чыгару белән беррәттән, социаль челтәрләрдәге группаларыбызда да район тормышын яктыртабыз, видеолар урнаштырабыз. Аларның һәрберсенең рәхмәтле үз укучысы, караучысы бар.

Туган көн уңаеннан без газета укучыларыбыз, журналист һөнәрен сайлаган якташларыбызның «Кайбыч таңнары» турындагы фикерләрен белештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев