Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

«Кайбыч таңнары» газетасы журналисты газиз әнисенең гыйбрәтле язмышы турында яза

2009 елның кояшлы апрель көнендә «Кайбыч таңнары» газетасының элекке редакторы Ислам Мөхәммәтҗановның, кабинетка кереп, «Мингазиз, нык бул, әниең вафат булган», — дигән сүзләре аяз көнне яшен суккандай булды. Башымнан мең төрле сорау үтте: «Ничек инде минем әни вафат? Ни булган?» Әле кичә генә телефоннан сөйләшкән идек бит.

Кайбыч белән Әлки арасында юлда кайтканда, әниебезнең бөтен тормышы күз алдымнан үтте. Илебездә авыр колхозлашу чоры барган елларда туган ул. Әниебез Миңлегөл хәзерге Спас районының Чәчәкле авылында 1929 елда гади крестьян гаиләсендә беренче бала булып туган. Аннан соң сеңлесе Гайшә, энеләре Минсалих белән Миңнулла якты дөньяга аваз салган. Әтиләре Сәлахетдин Чәчәкле авылында оста гармунчы, әниләре Хәдичә хуҗабикә булган.

Әтисеннән күчкән талант булгандыр, әниебез бала чактан ук матур итеп җырлаган.

Тормыш җайлашып барганда гына, хатынын тол, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын ятим калдырып, утызынчы еллар азагында әтиләре Сәлахетдин тиф авыруыннан үлеп китә. Шул вакыттан гаилә өчен авыр сынаулар башлана.

Яшьтәшләре мәктәпкә укырга йөргәндә, Миңлегөлгә йорт эшләре белән кайнашырга, әниләренә исә, балаларын ничек булса да туендыру, өсләренә кием юнәтү өчен, муеннан колхоз эшенә чумарга туры килә. 

Болай да җиңел булмаган тормышларын тагын да кара көнгә калдырып, Бөек Ватан сугышы башлана. Ул вакытта әниемә 12 яшь була. Әниләре Хәдичә көнне- төнгә ялгап колхоз эшендә булганлыктан, сеңлесен һәм энеләрен карау әнием Миңлегөл җилкәсенә төшә. Сугыш чорында «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» дигән лозунг астында яшиләр. Ул елларда икмәкнең кадере тагын да арта. Милиция хезмәткәрләре дә, әледән-әле авылга килеп, йортларда икмәк эзләп, тентү үткәргән. 1943 елның җәендә бер килүләрендә әбием Хәдичәнең йонга алыштырып алган бер килограмм чамасы бодаен табалар. Милиция хезмәткәренең «Кайдан урладың моны, хәзер үк төрмәгә алып китеп ябам», — дип җикеренүеннән нык курыккан 38 яшьлек ананың йөрәге тотып, баскан җирендә егылып үлә. 14 яшьлек әнием сеңлесе, ике энесе белән бөтенләй ятим кала. Аналарын җир куенына салып, берничә көн үткәч, әнием авыл Советы рәисенә барып, сеңлесен, энеләрен балалар йортына озатмауларын үтенеп, елый-елый ялвара.

Авыл Советы рәисе олы йөрәкле кеше булып чыга, ятимнәрне бер- берсеннән аермас өчен, әниемә 16 яшь дип паспорт эшләп бирә. Шушы паспорт белән ул Мәскәү өлкәсендә торф чыгаруда эшләүче хатыннар белән эшкә китә.

— Көннәр җылына башлауга, колхоздан торф чыгарырга барачак кешеләрнең исемлеген барлый башлыйлар. Аякта чабата. Билдән су эчендә, җәй башыннан көзге салкыннар башланганчы, торф чыгара идек. Анда син яшь бит әле, дип кызганучы юк, һәркемгә тигез норма куелган. Шул нормаңны үтәмичә, баракка кайту юк, — дип сөйли иде әнием. 

Торфта эшләп алган акчасының күпчелек өлешен, авылда, туганнары карап калган сеңлесе һәм энеләре ачтан үлмәсен дип, аларга җибәреп бара. Сугыштан соңгы елларда да торф чыгаруда эшләвен дәвам итә. Туган авылына ялга кайткач, күршедәге Әлки районының Татар Борнае авылында яшәүче икетуган Нәбирә апасы янына кунакка бара. Нәбирә апасы аны үзләре тирәсендә генә яшәүче 23 яшьлек Миншәһиткә, ягъни, минем әтиемә димли. 

1952 елның көзендә алар гаилә корып җибәрә. Килен булып төшкәч, әтием эштә вакытта, каенанасы Мәгъсүмә, аның мәктәп яшендәге кызы Зөлфия әниемә якты чырай күрсәтми. 

— Әтиегез өйдә булмаганда, минем әйберләрне, киемнәрне ишектән урам якка ташлап, бар, авылыңа кайтып кит, дип куган чаклары да булды. Мин, аларны җыеп, тагын өйгә алып керәм. «Малаең бар кит, дип әйтмичә, беркая да бармыйм», дип елый идем, — дип сөйли иде әни. 

Көннәрдән бер көнне әнием авыл мичендә ипи пешергән. Мичтән яңа гына чыккан кайнар ипиләрне, өстәлгә тезеп, япма белән каплап куйган. Мәктәптән кайткан Зөлфия апа пычак алып, яңа чыккан ипине кисәргә керешә. Суынып та өлгермәгән ипи начар киселгәч, «Ипи дә сала белмисең, миңа пешмәгән ипи ашатмакчы буласыңмы?», дип кычкырып, кулындагы пычагы белән әниемә кадый. Бәхеткә, пычагы кабыргага эләгеп, эчкә үк керми. Эштән кайткан әтиемә, яралануының сәбәбен, «Ипи кискәндә пычагым кулдан шуып китте, шуңа аз гына күкрәгемә кадалды», дип җавап бирә газиз әнием. 

Еллар үтә, гаиләдә бер-бер артлы алты бала туа. Алтмышынчы еллар башында колхоз булышлыгы, балта остасы булып эшләгән әтиебез тырышлыгы белән йорт салып, аерым яши башлыйлар. Тормышлары җайлана гына башлагач, төгәлрәге 1965 елның июлендә, күрше кызының шырпы белән шаяруы аркасында өебездә янгын чыгып, бернисез урамда калганбыз. Ул елларда әниләргә борчак басуын чалгы белән чаптыралар иде. Әни, култык астына кыстырып, кузаклы борчак саламы алып кайткан булган. Күрше кызы, шул борчакларны кыздырып ашарга теләп, ут төрткән.

Янгын вакытында биш яшьлек апам Мөнәвәрә, дүрт яше тулмаган абыем Рияз белән мин — ике яшьлек баланы өйнең ялкыннан ераграк бер почмагына утыртып, күлмәк итәге белән каплап, уттан саклап калмакчы булган. Тын юлларына, күзгә төтен керүдән елаган ике энесен тынычландырырга тырышкан ул. Авылыбыз фельдшеры Мәймүнә апа тәрәзәдән кереп, өч сабыйны үлемнән йолып калмаса, әниебезнең йөрәге түзәр иде микән? 

Яңа йорт төзеп кергәнче, авыл Советы безне авылдагы бер буш йортка урнаштырган.

Без мәктәптә укыганда, йокыдан торган җиребезгә әни юка, кабартмалар өлгертеп куйган була иде инде. Иртә белән әниебез пешергән камыр ризыкларының тәмле исенә уяна идек. Мәктәптән кайткан җиребезгә дип, мичкә чуен белән аш тыгып калдыра иде. Алты балага кием җиткерүе дә җиңел булмагандыр. Шуңа әниебез кибеттән тукыма алып, «Зингер» тегү машинасында безгә чалбарлар, күлмәкләр тегә, тирә-күрше хатыннар белән бергәләп кич утырып, бияләй, оекбашлар бәйли, мендәр тышлары, кровать япмалары чигә иде. Апаларны да кул эшләренә өйрәтте. Гади колхозчы буларак, әниебезгә, башка хатын-кызларга җәйге чорда чөгендер, кишер, мәк, бәрәңге, турнепс басуларыннан утарга участок бүлеп бирделәр. Җәйге каникулларыбыз шул участокларда берничә тапкыр чүп утап үтә иде. Көзен шуларны алып, җыеп урнаштырганнан соң, ягъни, октябрь аенда гына укулар башлана иде.

Тормыш җиңел бирелмәсә дә, әти белән әни юкка да шатланып яшәде. Әниебез туган авылы, туганнары янына барырга да җай таба иде. Биш баласын ияртеп, төпчек булганлыктан мине кулына күтәреп, 25 чакрым ераклыктагы Чәчәкле авылына җәяүләп баруларыбыз бүгегедәй хәтеремдә.

Еллар үткән саен, без дә кош балалары кебек, бер-бер артлы әти-әни оясын калдырып, чыгып китә бардык. Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваториядә укыган елларында абыебыз Мирсәет телевизордан чыгыш ясый иде.

Аның башкаруындагы «Кәтирин юлы — Әби патша юлы» җырын тыңлаганда, 

Әнкәй безне тугачтын да,

Ак биләүгә биләгән.

Ак биләүләргә биләгән,

Бәхетең булсын димәгән, — дигән юлларны ишеткәч, әни күз яшьләре белән елый иде. «Улым, ник шулай җырлап йөрәгемне телгәлисең соң, сезгә бәхет теләмәгән бер генә көнем дә юк бит минем», — дип өзгәләнә иде. Без аны тынычландырып, «Әни, ул бит шагыйрь язган җырны гына башкара, сине гаепләп җырламый», дия идек. 
1980 елның маенда абыем Рияз Совет Армиясе сафларына чакырылды, ул елъярым хезмәт иткәч, 1981 елның көзендә мин армиягә киттем. Армия хезмәте үткәндә абыем белән өч ел дәвамында күрешмәдек. Мин бер ел хезмәт иткәч, төгәлрәге, 1982 елның көзендә, ил җитәкчесе Леонид Брежнев вафат булды. Шул вакытта әниебез «Брежнев үлгәч сугыш башланмаса ярый инде, ике улым да армиядә бит», — дип, көннәр буе елап йөргән. «Аның урынына кеше табылыр, сугыш та башланмас», — дип әтием тынычландырган аны. 

Армиядән авылга 1983 елның декабрь башында гына кайттым. Туган нигезгә кайтып кергәндә, төнге сәгать унберләр иде. Әни оекбаш бәйли, әтиебез аның янәшәсендә телевизор карап утыра. Әниебезнең күңеле бик нечкә булды. Без кайдан булса да кайтып керсәк тә, юлга кузгалсак та, елап каршы ала, елап озатып кала иде. Абый белән мин югары белем алдык, апаларым — урта һөнәри белемле. Үзләренең укырга мөмкинлекләре булмаса да, алар татар халкына Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллинны бүләк итте. Үзем дә Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре исеменә лаек булдым. Барлык уңышларыбыз өчен без әти-әниебезгә рәхмәтле. 

Уйларга бирелеп, туган җиргә кайтып җиткәнебезне сизми дә калганмын. Район үзәге Базарлы Матакка җиткәч, больницада дәваланучы әтиебез Миншәһитне кереп алдык. 57 елга якын бергә гомер иткән карчыгының вафат булуы турында белми иде әле ул. Шул еллар эчендә алар бер телем ипине бүлешеп ашады, бер-берсеннән аерым йокламады. Икесе дә бик тыйнак, сабыр булды. Аларның яшәү рәвеше безнең өчен зур үрнәк ул. Авылга кайтып җитеп, капка төбендә җыелган халыкны күргәч, әтиебез эшнең нәрсәдә икәнен аңлады булса кирәк, эндәшмичә генә өйгә атлады. Зал уртасында яткан гомерлек карчыгы янына килеп, өстенә япкан япманы тигезләп, сыйпаштырып куйды.

Бу мизгелләрдә аның нинди уйлар кичергәнен берәү дә белми. Йөрәге ничек кенә өзгәләнсә дә, бер ыңгырашу, сыкрану тавышы чыгармады. Әниебезнең вафатыннан соң әтиебез абыем Рияз, киленебез Гөлләрия тәрбиясендә алты елдан артык яшәде. Хәзерге вакытта абыем Рияз да, олы апабыз Мәүсия дә безнең арада юк инде. Аларның урыннары оҗмахның түрендә, авыр туфраклары җиңел булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев