Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбычның ветераннар советлары рәисләре СВОга гуманитар йөк әзерләү буенча Апас волонтерларының тәҗрибәсен өйрәнергә барды

Кайбычның авыл җирлекләрендәге ветераннар советлары рәисләре бүген Апас районына сәяхәткә барды.

«Бу гади генә сәфәр түгел, без эшлекле сәяхәткә чыктык,- диде район ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина.- Максатыбыз — Апасның «Алга» яшүсмерләр клубында махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләүче көмеш волонтерларының эшчәнлеге белән якыннанрак танышу һәм алар тәҗрибәсен үзебездә дә куллану.

Апасның туган якны өйрәнү музеенда бик эчтәлекле экскурсиядә булганнан соң, көмеш волонтерлар янына юл тоттык. Без килеп кергәндә, монда эш кайный иде. Олы йөрәкле ханымнарның кайсылары тегү машинасы артында утыра, икенчеләре маскировка челтәре үрә. 

«Без бу үзәккә һәр көнне эшкә барган кебек киләбез. 2022 елдан бирле шулай. Эшнең бер көнне дә тукталып торганы юк. Әлеге изге эштә йөздән артык волонтер катнаша, — диде көмеш волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллина. — Хәрбиләрнең ихтыяҗын өйрәнеп, гуманитар ярдәмнең төрләрен киңәйтә барабыз. Дроннарга каршы одеяллар, костюмнар тегәбез, дроннардан саклаучы челтәрләр дә үрәбез.»

«Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева апаслыларның үрнәгенең бик кызыксындыруы турында әйтте. Кайбычтагы администрациянең элеккеге ашханәсен тиздән гуманитар йөк әзерләү, туплау үзәге итеп куллана башлаячакларын әйтеп узды. Апаслыларны Кайбычка үз тәҗрибәләрен күрсәтергә чакырдылар.

Милләт аналары тынычлык сагында!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев