Кайбычыбызда туган, тормышын туган ягы белән бәйләп, намуслы гомер юлын райоыныбызга тугрылык саклап, тырыш хезмәт белән үткән якташыбыз- Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Хәялиевның гомер бәйрәменә багышланган тантананың»Яшьнәп яшәргә кирәк» дип аталуы юкка гына түгел.
Бу сүзләр әлеге кичәнең төп герое Рәмис Хәялиевка аеруча туры килә. Кайбыч районы оешкан көннән алып лаеклы ялга чыкканчыга кадәр район башлыгы урынбасры булып эшләгән әлеге шәхес турында юкка гына Кайбычның «аяклы энциклопедиясе» димиләр. Район башлыгы булып эшләвенең беренче көненнән үк хезмәтен аның белән башлаган Альберт Рәхмәтуллин олуг шәхес- Рәмис Хәялиевның эшлекле якларына тукталып, аны Кайбычның тарихын, бүгенгесен татар дөньясына таныткан талантлы, киңкырлы кеше дип атады.
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, яңа оешкан Кайбыч районының беренче башлыгы Азат Хәнифәтуллин, Казандагы Кайбыч якташлык җәмгыяте җитәкчесе Фәннүр Фәсхетдинов та аның матур сыйфатларына тукталды. Юбилярның дуслары, авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар җитәкчеләре, классташлары, укытучылары, хәтта, балалар бакчасындагы тәрбиячеләренә кадәр котлап чыгыш ясады.
Әлеге кичә музыкаль номерлар белән бергә үрелеп барды. Бу кичә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин теләктәшлегендә оештырылды. Идея авторы- Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева. Сценарий авторы — Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева.
Бу хакта газетаның киләсе саннарының берсеннән тулырак укый аласыз.
Нет комментариев