Кайбычның балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Җиңүле яз җыры» дип исемләнгән концерт куйды
Район мәдәният йортында узган концертның программасы эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде.
Ул Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Сәнгать мәктәбендә төрле юнәлештә белем алучылар үзләрен һәрьяклап сәләтле булуларын күрсәтте — җырладылар да, нәфис сүзгә осталыклары да күренде, ансамбльләр белән дә чыгыш ясадылар, иң матур биюләрен бүләк иттеләр, үзләре генә дә, укытучылары белән бергәләп тә төрле уен коралларында уйнадылар.
Әтиләрнең кызлары белән сәхнәдә вальс әйләнүләре аеруча дулкынландыргыч булды.
Сәнгать мәктәбе педагогларының балаларның талантын ачуда бөтен күңелләрен биреп эшләүләре шушы концертта ачык күренде. Ул көчле алкышлар астында, бер сулышта үтеп китте.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшь талантларыбыз, аларның укытучыларының чыгышларына соклануын белдерде һәм матур концерт өчен аларга рәхмәт әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев