Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбычта «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе узды

Районыбызның һәр мәктәбендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары эшләп килә.

Алар арасында һәр елны «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе үткәрелә. Аның төп максаты — балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

Командалар юл йөрү кагыйдәләрен белү, каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрү, иҗади бәйгедә, һәлакәт очракларында зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтүдә көч сынашты.

Берничә сәгатькә сузылган бәйгедә Олы Кайбыч мәктәбенең яшь инспекторлары җиңү яулады. Иске Тәрбит һәм Кошман мәктәпләре командалары икенче-өченче урыннарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев