Новости

Кайбычта уникенче тапкыр «Кичке уен» узды

«Кичке уен»да Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Кайбыч районнарыннан иҗат коллективлары катнашты. Казан шәһәреннән килгән «Кавказ стайл» бию ансамбле быел да бәйрәмнең бизәге булды.

Чувашиянең Комсомол районындагы Урмай авылыннан «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбле, Комсомол округыннан «Шусам» чуваш вокаль ансамбле бәйрәмнең географиясен тагын да киңәйтте. 

Бәйрәм Кайбычның Галия Кайбицкая музее янындагы мәйданнан башланды. Баянчылар, чарада катнашучы коллективлар урамннар буйлап җырлап-биеп, «Имәнлек» паркына төште.

Катнашучыларны сәламләп, тантаналы чараны Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ачып җибәрде."Кичке уен«да катнашучыларны проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм секторы мөдире Гүзәл Фәизова, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды директоры Миләүшә Гайфуллина һәм башкалар сәламләде. Алар мәдәният өлкәсендә аерым уңышларга, юбилярларны ирешүчеләрне бүләкләде. Олы Кайбычтан Алинә һәм Фидаил

Хәйретдиновлар гаиләсе Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Рәхмәт хатына лаек булды.

«Бәйрәмдә катнашучы коллективларның саны елдан-ел арта. Әлеге фестиваль тирә-як төбәкләр белән дуслык җепләрен ныгыту, гореф-гадәтләребезне онытмау өчен кирәк. Килгән барлык катнашучыларга рәхмәтемне җиткерәм. „Кичке уен“ дәвамлы булсын, киләчәктә аны Россия күләмендә үткәрергә язсын», — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова әйтүенчә, бәйрәм төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны күрсәтә һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу, аларны киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан уза.

Бәйрәмдә катнашучы коллективлар күмәкләшеп «Зәлидә» биюен башкарды, милли уеннарда катнашты. Самовар кайнату ярышында һәр коллектив кунакларны чәй белән сыйлады.

«Кичке уен»да Кайбычның «Авыл денс» балалар халык бию коллективы, Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Нурзадә районнардан килгән иҗат коллективлары һәм башалар чыгыш ясады.


Нет комментариев