Кайбычта «Зөя буе татарлары» дигән фәнни-гамәли конференция узды
Новости

Кайбычта «Зөя буе татарлары» дигән фәнни-гамәли конференция узды

«Зөя буе татарлары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен яңа форматта Бөтендөнья татар конгрессы оештырды.

Ул 29 сентябрьдә Ульяновск шәһәрендә, 30 сентябрьдә Буа районында, 1 октябрьдә Олы Кайбыч мәдәният йортында узды. Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары -Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты начальнигы Ирек Шәрипов, Кайбычның җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиев катнашында узды. Алар, шулай ук Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегенең әйдәүче фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова, А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының сакланучы тикшеренүләр бүлеге мөдире Радион Хәмзин, ТР Милли китапханәсенең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегенең сектор мөдире Лениза Заһитова чыгыш ясады. Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева, Ульянково мәктәбенең тарих укытучысы Олег Калеевның чыгышларын тыңладык. 

«Зөя буе татарлары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, туган як тарихын өйрәнүчеләр, мәктәп укучылары да катнашты. Бу хакта газетаның алдагы саннарында тулырак таныша аласыз.


Нет комментариев