Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбычтагы Картлар һәм инвалидлар йортына район башлыгы һәм лицейчылар килде

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче өлкәннәрне котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Казан федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицей укучылары килде.

Лицей укучылары өлкән дуслары алдында зур концерт программасы белән чыгыш ясады. Алар патриотик җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде, музыка коралларында уйнады. «Яшь гвардия» әсәреннән өзек тә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Укучылар өлкәннәргә бәйрәм бүләкләре дә алып килгәннәр. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өлкәннәрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, җылы теләкләрен җиткерде. Ул укучыларны алып килгән лицей директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Олег Романенкога, Казан федераль университеты җитәкчелегенә һәм лицей коллективына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде, Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүчеләр исеменнән Мансур Зарипов рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
— Бик зур рәхмәт сезгә! Күңелләр күтәрелде, яшисе генә килеп тора. Гомерләрегез озын булсын, тырышып укыгыз, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрегез. Безгә ешрак килегез, — диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев