Камыллы авылында яңа һәйкәл ачылды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Камыллы авылында бәйрәм тантанасы узды.
Авыл халкы, бәйрәмгә кайткан кунаклар Ватан сакчылары елында әле яңа гына сафка баскан һәйкәл янына җыелды.
Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев әйтеп узганча, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә салынган бу һәйкәл җирлек ярдәме белән сафка баскан. Аны төзүдә Иске Тәрбит һәм Камыллы авылы ир-егетләре үз өлешен керткән.
"Һәйкәлнең бер ягына сугышта һәлак булучыларның, икенче ягына исән-имин әйләнеп кайтучыларның исемнәрен яздык",- диде Виталий Тимофеев.
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров авыл халкын чын күңелдән Җиңү бәйрәме белән кайнар котлады һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның 9 Май белән котлавын ирештерде. Әлеге һәйкәлне төзүләре өчен рәхмәтен белдерде һәм алга таба да җиңүчеләр буынын онытмаска чакырды.
Тантанага килүчеләр арасында өлкән буын кешеләре дә бар иде.
-Безнең авылда да сугыш афәте кагылмаган бер генә йорт та юктыр ул. Минем кайнатам, кайнанам, бабам да сугышта катнашкан. Кайнатамның атасы Гражданнар сугышында да булган. Озак вакыт хәбәре булмагач, аны һәлак булган дип уйлаганнар. Пуля астында калып, госпитальдә озак дәваланган икән, ул авылга исән-сау әйләнеп кайтты, — диде Галина Әбелханова.
- Бу һәйкәл ачылуына бик сөендек. Анда безнең кадерле кешеләребезнең дә исемнәре язылган. Сугышта катнашучылар безнең бүгенге матур тормыш өчен көрәшкән. Авылыбыз бик матур, газ-су кергән.
Римма Краснова бу авылга Иске Тәрбит авылыннан килен булып төшкән. "Кайнатам Максим Иванович Краснов фронттан кайтмаган. Аның да исеме шушы һәйкәлгә язылган",- диде ул.
Хәзер Казанда яшәүче Геннадий Степановның балачагы Камыллыда узган. Яңа һәйкәл өчен район, авыл җирлеге җитәкчелегенә, бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештыручыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, укучыларга, педагогларга тирән рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев