Новости Кайбицкого района

Газета "Кайбицкие зори" - Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбычта «Татар кызчыгы — 2026», «Татар малае — 2026» бәйгесе узды

Балалар сәнгать мәктәбендә үткән бәйгене «Ак калфак» татар хатын-кызларының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиева мәгариф бүлеге белән бергә оештырды.

«Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгесендә татар балалар бакчасына йөрүче ун бала катнашты. Аның максаты— мәктәпкәчә яшьтәге сәләтле балаларны ачыклау, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, иҗатларын пропагандалау, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне өйрәтү, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирү.

Балалар «Үзем турында үзем», «Мин сәнгатькә гашыйк», «Оста кулда һөнәр бар», «Татар халкының авыз иҗаты, гореф-гадәтләре» биремнәрен үтәп, сәләтләрен күрсәтте.
Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасына йөрүче Язгөлем Саттарова (җитәкчесе Илһамия Сәлахова)— «Татар кызчыгы», Борындыктан Радель Мингалиев (җитәкчесе Әнисә Әскәрова) «Татар малае» статусына ия булды. Мәлкинең «Чулпан» балалар бакчасыннан Инесса Горшкова (җитәкчесе Галина Тараканова) — иң җитез кыз, Олы Тәрбитнең «Буратино» балалар бакчасына йөрүче Раминә Гайнуллина (җитәкчесе Гөлназ Гыйбадиева) — иң гүзәл кыз, Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасыннан Әмирә Әхмәтова (җитәкчеләре Валентина Басыйрова һәм Талия Кәлимуллина)— иң оста кыз, Милана Гәрәева (җитәкчесе Лилия Гыймранова) иң сәләтле кыз дип танылды. 
Малайлар да сынгатмады. Иске Тәрбиттән Максим Ефимов (җитәкчесе Люция Петухова) — иң көчлесе, иң уңган малай — Чүтинең «Буратино» балалар бакчасыннан Ранил Әхмәтҗанов (җитәкчесе Ләйсән Шәмсетдинова), Кече Кайбычның «Сандугач» балалар бакчасыннан Раил Солтанов (Гөлнас Гарапова) — иң шаян малай, Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче Бәхтияр Зиннуров (җитәкчесе Айгөл Миңнуллина) иң сәләтле малай исеменә лаек булды. 

Җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм Җәмилә Сәгыева бергәләп тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев