Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Ябалак авыл җирлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирелде

Ябалак авыл җирлеге составына Ябалак, Кече Кайбыч, Бәрлебашы һәм Морза Бәрлебашы авыллары керә.

Кече Кайбыч авылы мәдәният йортында үткән халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Эльвира Заһидуллина, прокурор Игорь Осипов, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. 

Җирлек башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина 2025 елда башкарылган эшләр, 2026 елга билгеләнгән планнар турында сөйләде. Үзара салым акчасына башкарылган эшләргә тукталды. Быел шул акчалар хисабына Кече Кайбыч авылы күперен ремонтларга җыенуларын әйтте. Авыллардагы урамнарны тиешле нормада тотудагы ярдәме өчен Альберт Рәхмәтуллинга олы рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм туплауда катнашкан авылдашларына рәхмәтен белдерде. СВО ветераны, хәрби бурычын намуслы үтәгәнгә “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән Фәиз Гатиятовка, хәзерге вакытта фронттагы егетләрнең әниләренә бүләкләр тапшырды. СВОда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Җыенда Бәрлебашы мәктәбе директоры Сергей Лазарев, фельдшер Рузалия Хәмидуллина эшчәнлекләре белән таныштырды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе яшәгән авыл җирлегенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ул сорауларга җавап бирде, авыл тормышында актив катнашучыларны, юбилярларны бүләкләде. 

Бу хакта газетаның алдагы саныннан тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев