Кошман авылында яшәүче сугыш чоры баласы котлаулар кабул итте
Бүген, язның тәүге бәйрәме – 8 Март көнне, Кошман авылында яшәүче сугыш чоры баласы Минсафа Әбрар кызы Әхмәтшинага 90 яшь тулды.
Бүген, язның тәүге бәйрәме – 8 Март көнне, Кошман авылында яшәүче сугыш чоры баласы Минсафа Әбрар кызы Әхмәтшинага 90 яшь тулды. Аны әлеге күркәм бәйрәме белән якыннары, авылдашлары, җитәкчеләр һәм яшь армиячеләр тәбрик итте.
Минсафа әби безне, матур күлмәген киеп, ак яулыгын бәйләп, шатланып каршы алды. Туксанга җитсә дә, үзен котларга килүчеләрнең барысын да таныды. Хәтта район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиеваны да белә булып чыкты. «Медаль тапшырырга килгән идегез, хәтерлим», - диде ул. Равия Камалиева, юбиляр әбине бәйрәме белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде:
— Хөрмәтле Минсафа апа! Аллаһы Тәгалә сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр насыйп итсен. Шушы мул тормышыгызның рәхәтен, бәрәкәтен күреп яшәргә язсын. Укыган догаларыгыз кабул булсын. Сез бит язның иң матур бәйрәм көнендә тугансыз, мондый бәхет һәркемгә дә елмаймый, — диде ул.
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да Минсафа Әхмәтшинага котлавын ирештерде:
— Сезне 90 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм. Кайнанагыз, әниегез кебек үк, озын гомерле булып, акыл-зиһенегезне саклап, үз аягыгызда йөреп шушы яшькә җитүегез — зур бәхет. Балаларыгызның барысы да исән-сау, аларны тәрбияле, акыллы итеп үстергәнсез. Ул-кызларыгызның, оныкларыгызның, оныкчыкларыгызның игелеген күреп, әле тагын да озак еллар барысын да сөендереп яшәргә насыйп булсын, — диде ул.
Ветераннар советы рәисе Розалия Садриева да, Минсафа апаны ихлас котлап, алдагы юбилейларын да шулай ук шатлык белән каршы алырга язсын дигән теләген җиткерде.
Минсафа Әхмәтшинаның тормышы — ил тарихы белән үрелеп барган язмыш. Ул Кошман авылында туып-үсә. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары биш яшь була.
— Ул вакытларны томанлы гына хәтерлим, — дип искә ала ул. — Әнкәйнең авылдашыбыз Шәмсеҗиһан апа белән Апас районының Тәүгелде авылына окоп казырга баруы истә калган. Мин әби белән кала идем. Берсендә көчле яңгыр яуды, әнкәй үлгәндер дип бик каты елаган идем. Ул исән-сау кайтып кергәч, ничек сөенгәнемне белсәгез! Шәмсеҗиһан апаның бер хатында язылган сүзләр дә күңелемә уелып калган: «Тәүгелденең урамында окоп казып ятабыз, телеграмм баганасы чәчәк аткач кайтабыз». Телеграмм баганасы чәчәк атамы соң инде? Мескеннәр, кайтырга өмет булмаган инде үзләрендә. Без ике бала булган, кыз туганым бер яшьлек чагында үлгән. Мин әтидән ике яшь ярым тирәсендә калганмын. Сугышка кадәр үк фаҗигале төстә вафат булган ул. Клубта мөдире булып эшләгән, шунда ис тигән. Әнкәй колхозда бригадир булып иде. Унсигез яшендә кияүгә чыгып, егерме икедә тол калды ул. Кайнанасы – минем әбием белән гомер итте. Әби 100 яшенә җитеп үлде.
Минсафа апаның гомере хезмәт белән үтә. Ул озак еллар колхозда эшли: тракторда, комбайнда ашлык төяүче була, басуда люцерна, борчак чаба.
- Комбайн урып, суктырып барганда, без, баскычына басып, капчыкка ашлык тутыра идек. Аны янәшәдән баручы атка төйибез. Комбайн төшергән саламны да арбага салып барырга кирәк. Безнең баштан бар эш тә үтте, - дип дәвам итте юбиляр.
Минсафа апа 1956 елда авылдашы Тәлгатькә кияүгә чыга. Бер-бер артлы биш балалары туа. Аларны тигезлектә үстереп кеше итеп, бәхетләрен генә парлап күрергә насыйп булмый. Минсафаның язмышы әнисенеке белән охшаш була.
- Ике айлап авырды да, Тәлгать арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Бергә яши башлавыбызга 20 ел тулуга сигез көн җитмәде. Кырык дүрт яшендә генә иде, мин кырык ике яшьтә тол калдым. Ул чагында улыбыз Фәргать эшли иде инде, кече кызыбыз Фирдинә – җиденчедә, Люзиябез – Кайбычта, Гөлсинә белән Гөлфирә — берсе Казанда, берсе Яшел Үзәндә укый иде.
- Шулай итеп, биш бала белән ялгыз калдым. Барысын да үстереп бетерергә, кеше итәргә кирәк бит. Бик кыен вакытларым булды, абзарга чыгып елый идем. Өйдәгеләргә күз яшемне күрсәтмәдем, - диде Минсафа Әхмәтшина. – Кайнанам Вәсимә белән 53 ел бергә бик тату яшәдек. Биш баламны үстереште, эштән кайтуыма ашарга әзерләп, өйдәгесен карап тора иде. Шушы нигездә биш ел буе үз әниемне дә карадым әле. Каенанам ялгыш та бер сүз әйтмәде, рәхмәт яусын! Ике карчык, кодагыйлар, башны башка куеп, сөйләшеп ятар иде. Үз әнием иртәрәк, 92 яшендә үлде. Бер-берсенә иптәш иделәр шул. Каенанам бик юксынды үзен. Ул 102 яшендә бакыйлыкка күчте.
Минсафа апа бүген үзе дә ак әби, бай әби инде. Аның 13 оныгы, 22 оныкчыгы бар. Улы Фәргать, оныгы Илсур һәм аның хатыны Исламия, оныкчыгы Зәринә белән, аларны каршы алып, яңа, матур йортларының алтын йозагы булып яши. Кызлары Гөлфирә белән Фирдинә – Кошманда, Люзия белән Гөлсинә Чаллыда яши. Яшьли әтисез калсалар да, аларның, 60, 70 яшькә җиткәндә дә, әни ди әйтә торган бик бәхетле чаклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев