Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кошманда кайбычлыларның Төмәнгә сәфәре кайтавазы булган очрашу үтте

Кайбычтан ун кешелек делегациянең Төмән өлкәсенә барып кайтуы бөтен район өчен зур вакыйга булды. Күпләрдә тамырлары, ата-бабалары, туганнары белән кызыксыну уятты ул.

Ерак сәфәрдән кайтучылар әле һаман да бу вакыйга тәэсирендә яши. Аларның берсе — Кошман мәктәбе укытучысы, авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Розалия Садриева. Ул, Төмәндәге милләттәшләребез һәм кардәшләребез белән очрашып кайткач, эзләнү эшләрен тагын да киңәйтүне, Кошман җирлегеннән күченеп киткән авылдашларны барлауны максат итеп куя. Аны тормышка ашыра да башлаганнар: мәктәптә түгәрәк эшендә әлеге темага алынып, фотолар җыеп, матур презентация әзерләгәннәр.

Бу эзләнүләрнең дәвамы буларак, мәдәният йортында өлкән буын кешеләре белән җылы очрашу үткәрелде. Әлеге чараны Розалия ханым авыл китапханәчесе Гөлия Сафиуллина белән бергәләп оештырды.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиева, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина катнашты.

— Төмән якларына барып кайтканнан соң, мин, тамырлары Кайбычтан булып, шул төбәктә яшәүчеләрнең күңелендәге җирсү хисен үз йөрәгем аша үткәрдем. Милләттәшләребез безне ачык йөз белән каршы алды. Алар шулкадәр аралашучан һәм кызыксынучан булып чыкты. Клубта узган очрашуга килүчеләрнең күбесенең кулларында пакет иде. Аларның эчендә нәрсә икән, дип кызыксынган идек, нәсел шәҗәрәләре булып чыкты, — диде Розалия Садриева. — Киндерле мәчетенә кергәч булган хәлне дә сөйләп үтим инде. Мәчеткә кергәч, ирләр гыйбадәт кыла торган якта бер абыйның «Кошман дигән авылда безнең туганнарыбыз бар, „курчак“ әбиләр иде алар», — дип, шундый кушаматлы туганнары турында сорашуын ишетеп алдык. Безнең авылда яшәүче Җәләлиевларның туганы Ильяс абый булып чыкты ул. Үзенең һәм мәктәп музеенда эшләүче кызының телефон номерын бирде. Ул якларда яшәүчеләрнең тамырларын ачыклау, туганнарын табу теләгенең көчле булуына сокланып кайттым. 

Түбән Тәүде районының Ахман авылында кайбычлылар тагын бер кардәшебез — 88 яшьлек Гөлнур Хәйруллина белән күрешеп, аралашу бәхетенә ирешә. Ул Түбән Тәүденең Эске авылында туып-үсә. Тубыл педагогия училищесын тәмамлап, туган авылына эшкә кайта. Язмыш сукмаклары аны Ахманга алып килә. Гөлнур ханым 42 ел укытучы булып эшли. Бик күп бүләкләргә лаек була, шигырьләр яза, татар телендә китаплар бастыра. Гөлнур Хәйруллинаның тамырлары Кошман һәм Иске Чәчкаб авылларына бәйләнгән, ә тормыш иптәшенең нәсел җебе Мөрәле авылына барып тоташа.

Кошманда яшәүче Мотыйгуллиннар — Гөлнур апаның туганнары. Элегрәк ул лаеклы ялдагы укытучы Нурания Мотыйгуллинаның каенанасы Мәсхүдә апа белән хатлар да алышкан. Мәсхүдә апаның вафатына шактый еллар үтсә дә, Нурания ханым Гөлнур Хәйруллинаның 1990 елларда каенанасына язган хатларын әле дә күз карасыдай саклый. Ул очрашуга бу кадерле язмаларны, Гөлнур апа турындагы мәкаләләрне, фотоларны һәм нәсел шәҗәрәсен алып килде. 

— Каенанам Мәсхүдәнең әтисе Мөхәммәтхатыйплар биш ир бала — Әхмәтзәки, Хафиз, Ибраһим, Рәхмәтулла һәм бер кыз — Өммегөлсем була. Гөлнур апа — Өммегөлсемнең оныгы, ягъни, улы Әкрамның кызы, — диде Нурания Мотыйгуллина. — Хафиз исемле туганнары өендә шәкертләр укыткан була. Берзаман Кошманга Ахманнан аның укучысы Гәрәй белән хатыны Гайшәдән гарәп хәрефләре белән язылган хат килеп төшә. Ул Гаделша исемле икенче бер авылдашыбызга килеп ирешә. Хатны, укый алса, Мәсхүдә генә укый ала инде, дип, аны безнең әнкәйгә алып килә. Әнкәй Гайшә апага җавап яза. Ахманда аларның күршеләрендә Гөлнур исемле хатын-кыз яшәве, аның әбисе Кошманныкы булуы мәгълүм була. Шул рәвешле, туганнар табышып, хат алыша башлады. Әнкәй җавап бирмәгәндерме, туксанынчы елларда хатлар тукталды. Гөлнур апа әнкәйне вафат булган дип уйлаган. 2019 елда «Кайбыч таңнары» газетасында, берничә санга бүленеп, «Түгәрәк уен» журналында басылган «Сәфәр чыктык Себергә» мәкаләсе чыкты. Шунда мин, Гөлнур апа турында укып, аны танып алдым, фотосурәте дә бар иде. Мәкалә авторларының берсе Илсөяр Иксановадан соратып, Гөлнур апабызның телефон номерын алдым. Элек Төмән белән Кошман арасын хатлар тоташтырса, хәзер телефон аша аралашып, хәл сорашып яшибез. Гөлнур апа тормыш иптәше Равил абый белән биш ир бала тәрбияләп үстергән. 2023 елда иң кече уллары хатыны һәм өч баласы белән бездә кунак булып китте. 

— Максатыбыз — Кайбыч белән Төмән арасында күпер салу иде, ул үтәлде. Хәзер шул күпердән башкалар йөрсеннәр, хатлар алышсыннар, социаль челтәрләрдән табышсыннар иде, — диде Рәмис Хәялиев. 

Авылдашларыбыз Мөслимә Җәләлиева һәм Зөһрә Фәизова да Төмән якларында яшәүче туганнары турында сөйләде. Зөһрә апа, үзе иҗат иткән шигырьләрне укып, кичәгә үзенчәлекле ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев