Кошманда шагыйрь, драматург һәм педагог Әбрар Сәгыйдинең тууына 130 ел тулуга багышланган кичә узды
«XX гасыр тәсбихендә эзең якты, гомерең илһамлы» дип исемләнгән чара мәдәният йортында, мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы катнашында узды.
Күренекле якташыбызның Самара шәһәрендә яшәүче туганнары кайтты. Аларның барысын да сәламләп, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина чыгыш ясады, Кошманда Әбрар Сәгыйдинең истәлеге мәңгеләштерелүе турында сөйләде. Мәктәп һәм авылдагы бер урам аның исемен йөртә. Мәшһүр шагыйрь һәм драматургның кабере мәдәни мирас объекты булып санала. Мәктәп музеенда да Әбрар Сәгыйди турында мәгълүмат тупланган.
Шушы кичәгә әзерлек барышында авыл китапханәчесе Гөлия Сафиуллина зур һәм мөһим эш башкарган — Әбрар Сәгыйдинең әтисе Мөхәммәтзакир мулланың нәсел шәҗәрәсен төзегән. Моның өчен ул гаилә документларын, кулъязмаларны, хәтер китабын, Әбрар Сәгыйди турындагы мәгълүматларны, ул иҗат иткән шигырьләрне куллана. Авылдашыбыз Фоат Миңнуллин язып калдырган «Авылыбызның дини тарихы» дигән китаптан да шактый күп мәгълүмат табыла. Нәсел дәвамчылары, аларның әби-бабалары сөйләгән хатирәләр дә ярдәмгә килгән. Алай гына да түгел, Гөлия апа иске фотосурәтләрнең фотоархивын булдырган.
Әбрар Сәгыйдинең әнисе Бибифатыйха яшьли вафат була һам алар — алты бала ятим кала. Әбрарның әтисе икенче тапкыр өйләнә. Әлеге никахтан җиде бала туа. Аларның берсе Нөсхә апа, Кошман авылында яшәп, 2003 елда вафат була. Кичәгә Самара шәһәреннән аның кызы Рокыя, кияве Илдус, аларның кызлары Рәхимә белән кияүләре Искәндәр, оныклары Мәликә кайтты. Рәхимә Хәйрова — нәсел һөнәрен дәвам итүче дә әле. Ул Самарадагы «Яктылык» мәктәбендә татар телен укыта. Кечкенәдән Кошманга Нөсхә әбисе янына кунакка кайтып йөргән кыз татар телен үзе генә өйрәнеп калмаган, укучыларында да аңа карата мәхәббәт тәрбияли. Өйдә дә татар телендә аралаша, өч балалары да туган телебездә иркен аралаша. Кызлары Мәликә матур итеп татарча җырлагач, күпләр соклануын яшермәде.
Җылы очрашу укучылар чыгышлары белән үрелеп барды. Алар биеде, җырлады, Әбрар Сәгыйдинең шигырьләрен сөйләде. Әдәби-музыкаль кичәне алып баручылар — укытучылар Розалия Садриева һәм Энҗе Баһавиева тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлеге турында бай мәгълүмат җиткерде. Соңыннан бергәләп «Туган тел» җырын башкардык.
XX гасыр башы әдәбият мәйданында үз урынын алган әдип Әбрар Сәгыйди (Әбрар Закир улы Сәгыйтов) 1895 елның 14 апрелендә Кошман авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсен һәм укытучылар әзерли торган мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул актив рәвештә үзенең педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Аның шигырь һәм поэмалары «Кояш», «Йолдыз», «Шура», «Сөембикә», «Тормыш» һәм «Ак юл» кебек ХХ гасырның абруйлы газета-журналларда басыла. 1916- 1917 елларда аның «Ирек азаны» һәм «Сугыштан абыем хатлары» дигән ике шигъри җыентыгы да дөнья күрә. Моннан тыш аның «Кызыл тау» һәм «Сәхра кызы» дигән пьесалары үз вакытында сәхнәгә дә куела.
Әбрар Сәгыйди киңкырлы талант иясе: шагыйрь, драматург, язучы журналист, ә төп эше мөгаллимлек итү була. Ул нибары кырык дүрт ел яши, ләкин үзеннән соң бай мирас калдырып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев