Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кошманда халык җыены быел да оешкан төстә үтте

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашып, проблемаларны уртага салып сөйләшү, үзара аңлашу, уртак максатларны барлауда кошманлылар бу юлы да активлык күрсәтте.

Очрашуда ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та катнашы. 

Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, Кошман, Урсак урманчылыгы буенча узган ел башкарылган һәм агымдагы елда планлаштырылган эшләр белән таныштырып, эшчәнлекләренең барлык өлкәләрен яктырткан эчтәлекле чыгыш ясады. 

Мәктәп директоры Равилә Гаффарова белем йортының ел буена ирешкән уңышларына тукталды. Фельдшер Лилия Шәйхетдинова халык сәламәтлеген саклау буенча хисап тотты. 

Район күләмендә 17 авыл җирлеге арасында уза торган рейтингта Кошман һәрвакыт алдынгы урыннарны били.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да авыл җирлегенең еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Чыннан да, Кошманның мактанырлык, үрнәк булырлык эшләре һәм күрсәткечләре бар. 

Очрашу ахырында шушы көннәрдә юбилейларын билгеләп үтүчеләрне һәм авыл тормышында актив катнашучыларны тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев