Кукмара кызы бәхетен Кайбыч җирендә тапкан
Казан арты... Әлеге якларны ишетеп белмәгән кеше бөтенләй юктыр ул.
Күп кенә күренекле татар язучылары һәм сәнгать эшлекләре Арча якларыннан чыккан. Дөньядагы бердәнбер «Әлифба» музее да биредә урнашкан, милләтемнең йөзек кашы булган Тукай да монда дөньяга килгән.
Кулларыма 1947 елда төшерелгән фотографияне алам. Берсеннән-берсе матур кызлар, батыр егетләр. Безнең чор фотолары белән чагыштырганда, йөзләрендә олыларча фикер йөртә белү мәгънәсе салынган карашлар. Сугыш чоры балалары... Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Арча педагогия училищесына укырга җыелган егетләр һәм кызлар. Шул студентлар арасында минем яраткан укытучым, сыйныф җитәкчем Шәрәфиева Сахара Газизулла кызы да бар. Кукмара районының Ядегәр авылы кызы ул.
Әлеге студентларның язмышы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Арча педагогия училищесында укыган вакыты бөек татар язучылары Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахуновлар белем алган чорга туры килә. Әлеге язучыларның язган әсәрләрен бүген дә тирән хөрмәт белән искә ала Сахара апа. Ул вакытта, күп кенә кызлар кебек үк, Сахара апа да фронт артында, тылда хезмәт куя. Аның тылдагы хезмәте, башка бик күп шул чор яшүсмерләре белән беррәттән, илне җиңүгә китергән зур көчләрнең берсе була. Сугыш елларында тылда тырышып төрле эшләрдә катнашуы Сахара апа тормышының аерылгысыз бер өлеше була. Ул вакыттагы авырлыклар, югалтулар, көнне-төнгә ялгап эшләүләр — болар барысы да аның рухын ныгыткан, тормышның кадерен аңлаткан. Ул вакыттагы яшьлек, батырлык, Ватанга тугрылык хисләре бүгенге көнгә кадәр күңелендә саклана. Бу хисләр, әлбәттә, аның укытучылык эшендә дә чагылыш тапты — ул укучыларына да Ватанны яратырга, хезмәтне кадерләргә, тыныч тормышның мәгънәсен аңларга өйрәтте.
Сугыштан соң, тыныч тормыш урнашкач, Сахара апа үзенең икенче зур хезмәт юлын башлый — укытучы һөнәре алып, хезмәт юлын ул чагындагы Дөбъяз, хәзерге Биектау районының Мәмдәл авылында башлап җибәрә. Аннан, читтән торып, югары белем ала.
Хезмәт биографиясе турында сөйләгәндә, укытучым еш кына сугыштан соңгы авырлыкларны ничек итеп җиңеп барулары турында искә ала. Сугыштан соңгы мәктәпләр... Алар — бүгенге мәктәпләрдән бик нык аерылган белем йортлары. Бу елларда белемгә ихтыяҗ бик зур булган, чөнки илебезне яңадан торгызу, яңадан кору, яңа төзелешләр, яңа тормыш чоры башлана. Сахара апа, үзенең белемен һәм тырышлыгын кулланып, яшь буынны укыту эшендә армый-талмый хезмәт куя. Укытучым үзенең укучыларына, бу тыныч тормышның серләрен ачып биреп, аларның дөньяга карашын киңәйтергә, яңа мөмкинлекләр ачарга ярдәм иткән. Дәресләр еш кына салкын, караңгы бүлмәләрдә үтсә дә, дәреслекләр, дәфтәрләр җитмәсә дә, балаларга, хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтү белән беррәттән, әхлак тәрбиясе бирергә һәм тормыш кыйммәтләрен танытырга да вакыт таба Сахара апа. Шуның өстенә күпме агарту эшләре, чыгышлар, җәяүләп күпме юл йөрүләр.
Мәмдәл мәктәбендә эшләгән чорда яшь укытучыларның күп булуын да ассызыклый ул. Шуларның берсе Кошман авылыннан Рево исемле кыз гел Сахара апа тирәсендә бетерелә. Дуслашып китәләр. Шул дуслык Сахара апаны Кошман егете Мансур абый белән таныштыра да инде. Ядегәр кызы Кошман килене булып та куя. Тормыш юллары аны Кайбыч якларына әнә шулай алып кайта.
Кеше гомере —чиксез диңгездә бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле. Шушы мизгелдә һәркем җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Җирдә яшәү үзе бер бәхет булса, кеше дигән олы исемне йөртү — тагын да зуррак бәхет. Кеше дигән бөек исемгә лаеклы затларыбызның берсе ул безнең яраткан укытучыбыз Шәрәфиева Сахара Газизулла кызы. Аллаһ Тәгалә изгелек сыйфатларын өләшкәндә Сахара апага аеруча зур игътибар биргән, күрәсең, ул — киң күңелле, ягымлы, тирән белемле, шәфкатьле, коллективта һәркемгә үрнәк, кеше хәленә керә белүче таләпчән укытучы.
Әнә шундый мөгаллимнән белем алуым белән мин чиксез бәхетле дә. Сахара апа белән безне Арча педагогия училищесы да бәйли. Шуңа күрә сөйләшер сүзләребез дә бетми. Ул бәйләнеш — укытучы-укучы- укытучы арасында була торган иң тирән бәйләнешләрнең берсе. Минем үземә дә укытучым укыган уку йортында белем алырга, ул йөргән сукмаклардан узарга, аның эшен үземнең мәктәбемдә дәвам итәргә туры килде. Сахара апа узган хезмәт юлын инде мин дә куып җиттем — 40 ел ул. Икебез дә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагог һөнәренең асылына төшендерү белән беррәттән, яхшыны яманнан аера белергә ярдәм итеп, бер-береңә ихтирамлы булу кебек кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүдә дә аның өлеше зур.Үзенең шәхси мөгамәләсе белән ул безгә дә дус булып яши белүгә этәргеч булды. Кирәкле урында төпле киңәшләрен бирде, безнең йөрәкләребезгә миһербанлык орлыклары салды, бу тормышта үзебезгә тиеш лаеклы урынны табарга ярдәм итте, үзенә карата тирән ярату, ышаныч һәм хөрмәт уятты.
Әлбәттә, Сахара апаның барлык уңышларында гомер юлдашының да роле зур. Үзенә ышанычлы терәк булырдай сайлаган тормыш иптәше, гомере буе укытучы булып эшләгән, Кошман мәктәбенең алдынгы җитәкчесе булган Мансур абый белән бергә матур гомер юлы уздылар. Дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Үткәнгә карасаң, бергә узган матур еллар бәрәкәтле хезмәт нәтиҗәләре белән үрелгән, ә бүгенгесе балаларының, оныкларының, туганнарының, күпсанлы укучыларының җылы карашы белән бизәлгән.
Сахара апаның тормыш юлы — ул берничә буынның хәтер китабына язылган гаҗәеп бер тарих. Аның дәресләрендә утырган укучылар хәзер инде үзләре дә әти-әни, хәтта бабай-әби булып, үз балаларына да туган телебезнең матурлыгын, байлыгын, тормышның мәгънәсен аңлаталар.
95 яшь — ул бик күпне күргән, күпне кичергән, күпне белгән гомер китабы. Сахара апаның һәр көне — ул яшәү, өйрәнү, бүлешү. Аның акыллы киңәшләре, тормыш тәҗрибәсе, елмаюы — болар барысы да аның тирәсендәгеләргә көч бирә, илһамландыра. Аның янына килгән һәр кеше җылылык, ярату һәм аңлау таба. Чөнки Сахара апа — ул тыл хезмәтчәне һәм укытучы гына түгел, ә акыллы, сабыр, тормышны яратучы, тирә-юньдәгеләргә бәхет өләшүче гаҗәеп шәхес.
Бүгенге көндә дә укытучымның зирәклеге, тормышка позитив карашы күпләргә үрнәк булып тора. Ул һәрвакыт дөньяда барган үзгәрешләрне күзәтеп бара, яңалыклардан хәбәрдар, яшьләр белән аралашырга ярата. Аның хәтере әле дә бик яхшы, ул үткәннәрне, кешеләр, вакыйгалар турында бик тәфсилләп сәгатьләр буе сөйли ала. Бу сөйләшүләр — безнең тарихыбызның тере шаһите, киләчәк буыннар өчен бәяләп бетергесез мирас. Сахара апаның йөзендәге һәр җыерчык — ул кичерелгән елларның, күрелгән шатлыкларның һәм кайгыларның эзе. Әмма аның күзләрендә һәрвакыт яшәү дәрте, яктылык чагыла. Ул — чын мәгънәсендә тормышны яратучы, аның һәр мизгелен кадерләүче кеше. Сахара апаның озын гомерле булуының сере, мөгаен, аның күңелендә, кешеләргә булган мәхәббәтендә һәм һәрвакыт алга карап яши белүендәдер. Аның тормыш фәлсәфәсе — ул гадилек, эчкерсезлек һәм хезмәткә тугрылык. Бу сыйфатлар аңа 95 яшенә кадәр актив, рухи яктан бай һәм бәхетле булып яшәргә ярдәм иткән дә инде.
Бар җиһан язның гүзәл бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көнен каршы алырга җыенган мәлдә, Сахара Газизулла кызы гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Укытучым, сез бүген дә рухи кыйммәтләр һәм әхлаклылык кебек сыйфатлар таратучы. Үзегезне илгә, яраткан эшегезгә, гаиләгә багышлап, безнең өчен яхшылык, ихласлылык, тату яшәүгә омтылу кебек кешелек кыйммәтләренең югары үрнәге булып торасыз. Тормыш юлыгызны намус һәм абруй белән үтеп, меңәрләгән шәкертләрегезгә зур үрнәк булдыгыз. Сез ачык күңелле, сизгер һәм ихтирамлы, күңел җылыгыз бар җиһанга да җитәрлек. Яшәешегез —зирәклек һәм илһам чыганагы. Сезнең белән көтеп алынган һәр очрашу тормыштан гыйбрәтләр һәм ямь алырга мөмкинлек бирә. Бай тәҗрибәгез, тирән белемегез һәрвакыт кирәк һәм терәк булсын. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез!
Розалия Садриева, Кошман мәктәбе укытучысы, ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев