Колаңгы авыл җирлегенең халык җыены узды
Колаңгы күпфункцияле үзәгендә узган халык җыены Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашында узы.
Авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов отчет докладында демографик хәлгә, халыкның мәшгульлегенә, социаль яклау, халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә, авыл хуҗалыгы, авылларны төзекләндерү һәм башка өлкәләргә тукталды.
Аның әйтүенчә, җирлеккә караган авыллардагы юлларны төзекләндерүгә үзара салым акчасының күп өлеше тотылган. Калганы санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүгә, суүткәргечләр, урамнарны яктырткычларны ремонтлауга, зиратларны чистартуга, төзекләндерүгә тотылган. 2026 елда да авылларда юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.
Мәктәп директоры Наталья Гурнович, ФАП мөдире Миләүшә Гыймадиева эшчәнлекләре турында чыгыш ясады. Илдар Гыйльметдинов СВОга ярдәмнәре өчен җирлек халкына рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә авылларның тормыш шартларын яхшырту буенча федераль, региональ программаларның эшләячәгенә басым ясады. Ата-аналарга балаларының интернет челтәрендә нинди сайтларга керүен контрольгә алуын үтенде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин узган елда җирлек эшчәнлегенә уңай бәяләде, сорауларына җавап бирде. Соңыннан юбилярларга, җирлек торышында актив катнашучыларга район башлыгының, җирлекнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев