Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кушкүл авылы янындагы аланлыгында Сабантуй гөрләде

Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләрен берләштергән бу Сабантуйга халык һәр елдагыча күп җыела, төрле милләт вәкилләре рәхәтләнеп күңел ача.

Кушкүл аланлыгында узучы бәйрәмдә сәүдә гөрләде, балалар өчен аттракционар эшләде, мәйданда милли уеннар, җыр-биюләр тынып тормады.

Быел да авыл халкын милли бәйрәмебез белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Гасырлардан-гасырларга килүче бәйрәм белән котлавында халкыбызга тирән рәхмәтен белдерде, җылы теләкләрен җиткерде. «Август- Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов бу ел уңышына ныклы нигез салынуы турында горурланып сөйләде. Терлекчелек тармагындагы уңышлары —горурланырлык.

Хезмәт алдынгыларын мәйдан түрендә хөрмәтләделәр. Тракторчы Андрей Шпаков, машина йөртүче Олег Герасимовка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары, ә тракторчы Тәүфыйк Гафуров, савымчы Светлана Апачевага министрлыкның Мактау кәгазьләре тапшырылды. Район башлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр дә күп булды. Юбилейларын билгеләп үтүче хезмәт ветераннарын да хөрмәтләделәр.

Махсус хәрби операция зонасында илебез тынычлыгы өчен көрәшүчеләр — Кушкүл авылыннан Дмитрий Радионов, Олы Тәрбиттән Павел Воробьевны да мәйдан түренә чакырдылар. Аларның икесе дә хәзерге вакытта дәвалану курсы уза. Альберт Рәхмәтуллин аларга рәхмәтен әйтте, икесен дә геройга тиңләде, бүләкләрен тапшырды.

Быел ат чабышында ике генә җайдак катнашты. Бәрлебашы авылыннан Ранис Әскәров аты —беренче, ә Кошманнан Динар Хәмидуллин аты аңардан азга гына калышты.

Кушкүл Сабантуеның абсолют батыры булып Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин калды.

Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова белән Казаннан кайткан талантлы артист Азат Зарипов бәйрәмне бик күңелле алып барды. Халыкны биеттеләр, җырлаттылар, төрле конкурслар оештырдылар. Авыл җирлекләрендәге фольклор коллективлар мәйданны гөрләтте генә! Танылган җырчы Асылярны халык яратып тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев