Кушкүл авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг үтте
Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә яңа һәйкәл ачылды.
Җирлек башлыгы Светлана Матвеева әйтеп узганча, һәйкәл үзара салым акчасына төзелгән. Кушкүл авылыннан фронтка 34 кеше киткән, шуларның унысына туган җирләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмаган.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән кайнар котлап, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау сүзләрен ирештерде. Яңа һәйкәлне ачу, ал тасманы кисү хокукы Алексей Макаровка һәм сугыш чоры баласы Агния Долговага бирелде.
-Әтием Георгий Казаков- Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул фронттан бер аяксыз кайтты. Шуңа карамастан, әнием белән бергә биш бала тәрбияләп үстерделәр, — диде Агния апа.
Митинг барышында мәдәният хезмәткәрләре, Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Соңыннан митингта катнашучыларның барысын да солдат боткасы, кайнар чәй белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев