Кайбычта «Нечкәбил» бәйгесенең зона туры узды
Район мәдәният йортында «Ныклы гаилә» федераль проекты һәм «Татарстан — ныклы гаилә территориясе» республика акциясе кысаларында «Нечкәбил — 2025» дип аталган Татарстан гаиләләре фестиваленең зона туры узды.
Кайбычка килеп җитүгә, мәртәбәле жюри вәкилләренә Җиңү паркы буйлап экскурсия үткәрелде. Мәдәният йорты каршында кунакларны «Кайбыч кызлары» ансамбле бию белән каршы алды. Алар фойеда районыбыз уңганнары әзерләгән күргәзмә белән дә танышты.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Нечкәбил» бәйгесе җитәкчесе Изольда Жуйкова фестивальдә катнашучыларны сәламләп, һәр гаиләгә уңышлар теләде.
Ульянковода яшәүче Татьяна һәм Александр Кармаенковларга сәхнәдә «Ныклы гаилә» федераль партия проекты дипломы тапшырылды. Бүген сигезенче тапкыр әти-әни булган пар — Олы Кайбычтан Гүзәл һәм Дамир Гыйниятуллиннар да шундый ук дипломга лаек булды. Кошманнан махсус хәрби операциядә катнашучы Фаил Сираҗиев һәм аның тормыш иптәше Алинәне дә сәхнәдә бүләкләделәр.
Мөрәле мәктәбе укучысы Рузилә Зиннәтуллина, Иске Тәрбит мәктәбендә белем алучы Зарина Петухова белән Милена Ефимова да чыгыш ясады.
«Нечкәбил-2025» конкурсының зона турында катнашу өчен алты районыннан конкурсантлар җыелды. Кайбыч данын Олы Кайбычта яшәүче Айгөл һәм Рифат Хәйретдиновлар яклады. Буа районын — Җәләловлар, Югары Осланны — Хөснетдиновлар, Апасны — Яруллиннар, Тәтешне — Максудовлар, Чүпрәлене Яфизовлар гаиләләре тәкъдим итте. Аларның һәрберсе турында видеоролик күрсәтелде. Зона турында катнашучы гаиләләрне бәйгенең алдагы еллардагы җиңүчеләре — Казаннан Разыя Минһаҗева, Югары Осланнан Марина Гыйззәтуллина, Казаннан Ольга Володина һәм безнең районның Кошман авылыннан Язгөл Фатыйхова сәламләде.
Һәр алты гаилә дә 20 сентябрьдә Казанда узачак республика турына үтте.
Егерменче тапкыр уздырылучы бәйгенең дипломнарын Изольда Жуйкова һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре матур җырлары белән әлеге бәйрәмгә ямь өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев