Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбыч районының ике авылында финанс мөмкинлекләре булган кабинетлар ачылды

Иске Тәрбит һәм Олы Тәрбит китапханәләрендә финанс мөмкинлекләре булган авыл кабинетлары ачылды.

Әлеге проект РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан буенча Милли банкы һәм район администрациясе тарафыннан тормышка ашырыла.

Кабинетлар авыл халкына финанс һәм дәүләт хезмәтләрен дистанцион алу өчен интернет белән тәэмин ителгән компьютерлар белән җиһазландырылган. Банк экспертлары, җирле халык белән очрашып, әлеге кабинетларның мөмкинлекләрен күрсәтте. Алар белән эшләячәк Иске Тәрбит һәм Олы Тәрбит авыллары китапханәчеләре Лариса Васильева һәм Инна Драндрова да үзләре өчен кирәкле мәгълүмат алды.
Халык белән очрашуда район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина да катнашты. Ул  Кайбычның әлеге проектка ничек һәм нинди максатта кушылуы турында сөйләп үтте.
-Берничә ел инде безнең район “Финанс тигезсезлекне бетерү” программасында катнашып килде, - диде ул. – Быел милли банк яңа проект булдырды. Ул “Финанс мөмкинлекләре булган авыл кабинеты” дип атала. Аның ярдәмендә авыл халкы күптөрле түләүләрне башкара, хөкүмәт органнарының сайтларына керә ала. Безнең республика өчен ул яңалык. Әлегә Чүпрәледә һәм бездә генә тормышка ашырыла. Проектка кушылуыбызның төп максаты –  финанс хезмәтләре якынайту һәм мошенниклык очракларына юл куймау. Элемтә начар булучылар, интернет кермәүчеләр, сайтларга кереп эшли белмәүчеләр дә булырга мөмкин. Финанс мөмкинлекләре булган авыл кабинетында сезгә китапханәче ярдәмгә киләчәк.
Мондый кабинетлар киләчәктә Ульянково, Мөрәле һәм Колаңгыда да ачылачак. Банкның түләү системалары һәм исәп-хисап бүлеге начальнигы Алсу Скворцова авыл кабинетлары эшчәнлегенә тулырак аңлатма бирде:
-Финанс мөмкинлекләре булган  кабинет компьютердан гыйбарәт һәм ул сезнең авыл китапханәсендә урнашкан, - диде ул. –  Әлеге компьютерда 40 төрле сайт бар. Алар авыл халкы арасында үткәрелгән сораштыру нигезендә сайлап алынды. Анда дәүләт органнары, дәүләт хезмәтләре, төрле министрлыклар, төп банклар һәм башка мөһим сайтлар бар. Мондый кабинетлар МФЦ дан выписка, күчемсез милек турында белешмә алырга, врачка язылырга, финанс белемнәрне арттырырга, мошенниклардан саклану буенча мәгълүмат табарга, субсидия рәсмиләштерергә, банка картасы ярдәмендә коммуналь хезмәтләр өчен, салым түләргә мөмкинлек бирә. 
Банк хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм өлкән буын өчен финанс белеме һәм мошенниклыкка каршы тору буенча лекция дә әзерләп килгән иде. Аны, чынбарлыктан алынган мисаллар ярдәмендә, үтемле итеп баш экономист Михаил Иванов сөйләде. Брошюра һәм белешмәлекләр дә тараттылар.
Олы Тәрбит китапханәсендә финанс мөмкинлекләре булган авыл кабинеты белән кызыксынып, аны кулланып караучылар арасында лаеклы ялдагы Светлана Галкина да бар иде.
-Минем өчен бик уңайлы булып тоелды. Барлык түләүләрне дә диярлек интернет аша түлибез бит, - диде Светлана ханым. –  Бөтен хезмәтләр электронлашкан заманда мондый кабинетларның әһәмияте зур. Алар безнең кебек өлкән яшьтәгеләргә, мәктәп укучыларына финанс белемнәрен артырырга да мөмкинлек бирә. 
Мошенниклар алдауның төрле юлларын уйлап табып кына тора. Аларның корбаны булмыйм, дисәң, уяу һәм сак булырга, финанс белемнәреңне гел үстереп торырга кирәк. Мондый мөмкинлекләр бирүче авыл кабинетлары ярдәмендә кредитлар һәм займнар алуга чикләү дә куярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев