Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбычта Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды

Иртәгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел тула.

Шул уңайдан Галия Кайбицкая музее каршында Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды.

Әлеге музей хезмәткәрләре оештырган тантанага олысы, кечесе — күңелендә шигырь уты йөрткән һәркем килгән иде. Аларны башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова сәламләде. 26 апрель — татар дөньясы өчен истәлекле дата булуын, татарлар яшәгән һәр төбәктә бу көнне Габдулла Тукайга багышланган чаралар үтүен әйтте.

«Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче нәниләр, районның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар, сәнгать мәктәбендә белем алучылар татар һәм рус телләрендә бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, әкиятләрен сәхнәләштерде, җырларын яңгыратты. Үзәк китапханә хезмәткәрләре чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Энҗе Мингалиева «Туган тел» җырының көен курайда уйнады. Бу җырны барыбыз бергәләп тә башкардык. Бәйрәмне алып баручы — Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева киләсе елда бөек Тукаебызның тууына 140 ел тулачагын әйтте, аңа кадәр шагыйрьнең шигырьләрен тагын да күбрәк өйрәнү тәкъдимен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев