Кайбыч районының «Август-Кайбыч» җәмгыятендә сугару системасы төзелә
Газета битләрендә алдан хәбәр ителгәнчә, «Август-Кайбыч» җәмгыяте составына кергән Кичкеево авылы янында сугару системасы төзелә.
Ясалма сугару булу, 3700 башка исәпләнгән терлекчелек комплексын югары сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итү максатында төзелә.
Җәмгыять генераль директоры Александр Иванов әйтүенчә, Кичкеево авылы яныннан агучы Гөбенә елгасы янында су алу өчен урын ясала. Куәтле дизель насослары суны 600 гектар мәйданда игеләчәк кукуруз басуы янындагы ясалма күлгә куачак. Насослар ярдәмендә күлдәге су җир астыннан үтүче торбалар буйлап, басуга барачак. Анда унике урында сиптерү җайланмалары урнаштырылачак. Сугару системасының смета бәясе 392 миллион сум тәшкил итә. Төзелеш эшләрен Казан шәһәренең «Строй индустрия» җаваплылыгы чикле җәмгыяте башкара. План буенча әлеге система агымдагы елның октябренә файдалануга тапшырылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев