Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Федоровское мәктәбендә район мәктәпләренең класс җитәкчеләре киңәште

Бүген Федоровское урта мәктәбе базасында район мәктәпләренең класс җитәкчеләре, директорларның киңәшчеләре катнашында семинар- киңәшмә үтте.

Көннең беренче яртысында педагоглар төрле мастер- классларда катнашса, икенче яртысында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге белгечләре, полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы, полиция майоры Фәния Кәлимуллина, ата-аналар катнашында киңәшмә үтте. 
Әлеге киңәшмәнең темасы: “Балалар -куркынычсыз дөньяда” дип атала. Ул Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган иде. 
Киңәшмәдә Альбер Рәхмәтуллин, Илмас Хәмидуллин чыгыш ясады. Альберт Илгизәрович укытучылардан Бөек Җиңүнең 80 еллыгын югары дәрәҗәдә үткәрү, әлеге чарада мәдәният бүлегенә актив катнашу бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев