Мәлки авыл җирлегендә халык җыены узды
Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляковның узган елдагы эшчәнлекләре һәм алда торган бурычлары турындагы чыгышыннан күренгәнчә, монда җирлек әһәмиятендәге эшләр күп башкарылган.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, райондагы вәзгыятькә тукталып, эшчәнлекләренә уңай бәя бәя бирде. Федор Поляковның да хезмәтен, ул сүз кешесе түгел, хезмәт кешесе, дип югары бәяләде. Залдан сорауларның аз яңгыравы җирлектә эшнең тиешенчә оештырылуы турында сөйли.
Халык җыены район прокуроры Игорь Осипов, район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, райондагы төрле оешмалар җитәкчеләре катнашында узды.
Мәлки, Байморза, Кыр Буасы, Иске Буа авылларын үз эченә алган җирлектә уңган халык яши. Шушы дүрт авылга 143 баш сыер исәпләнә. Мәлкидә -97 сыер, Кыр Буасында -29, Иске Буада- 3, Байморза авылында 14 сыер бар. Кайбер җирлекләр белән чагыштырганда, болар - мактанырлык саннар. Сыер саны буенча районда икенче урында баралар. Шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга былтыр дәүләттән 842 мең 900 сум акча бирелгән. Унике айга бер хуҗалыкка уртача керем 176 995 сум тәшкил иткән. Моның нигезендә ит, сөт, бал, бәрәңге сатудан алынган керем ята. Бу - халыкның яшәү дәрәҗәсен күрсәтә торган сан.
Федор Поляков үзара салым программасына башкарылган эшләр, су белән тәэмин ителеш, җирлекне төзекләндерү, демографик хәл һәм башкалар турында сөйләде.
Байморза авылы фельдшеры Любовь Батманова, Мәлки мәктәбе директоры Тамара Иванова эшчәнлекләре белән таныштырды.
Җыен ахырында юбилярларны котладылар. Ирләре, уллары СВОда ил азатлыгы сагында торучы аналарга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Арадан вакытсыз киткән батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев