Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Махсус хәрби операциядә катнашучы Мәлки авылы егете сөйгәне белән кавышты

Ап-ак чәчәкләргә төренгән ямьле май көнендә район ЗАГС бүлегендә Лилиана һәм Александр Таракановлар гаиләсенә нигез салынды.

Күпләр май аенда гаилә коруга шикләнеп караса, Лилиана һәм Александр төрле имеш-мимеш, юрамышларга ышанмый. «Бәхетле булу кайсы айда һәм көндә өйләнешүгә карамый. Иң мөһиме, аңлашып, бер береңне хөрмәт итеп, тату яшәргә кирәк», — дигән фикердә алар. 

Лилианага 21 яшь. Ул Иске Тәрбит авылында туып-үскән. Казанда медицина көллиятен тәмамлаган. Александр — Мәлки авылы егете, 26 яшендә. Ул 2022 елның августыннан контракт буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Яшьләр биш ел очрашып йөргән, ләкин бер-берсен күптәннән беләләр. «Мин Лилиананы кечкенәдән үк үстердем», — дип елмая Александр. Ул хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда. Икесенең дә күптәнге хыялын тормышка ашырырга — туй итәргә уйлаганнар.

Язылышу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Кияү белән кәләшне тәбрикләргә әти-әниләре — Хәлимә һәм Василий Таракановлар, Надежда һәм Владислав Тимофеевлар, туганнары, дуслары килде. Күпләр газетадан укып хәтерлидер — Таракановлар берничә тапкыр уллары Александр янына махсус операция зонасына барды. Машина, кием-салым, продукция һәм башка кирәк-яраклар илтеп кайттылар.

Йөрәкләрне җилкендереп яңгыраган Мендельсон маршы астында, Лилиана һәм Александр, җитәкләшеп, гаилә тормышына адым ясады. ЗАГС бүлеге начальнигы Зилә Сөнгатуллина аларның никахын теркәде. «Сезнең тормышыгызда шатлыклы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч та көн. Бүгеннән сез олы тормыш юлыннан бергә атлап китәчәксез. Аның нинди булачагы үзегездән тора» — диде ул. 

Мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешеп, балдаклар алышканнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Таракановларга тормышларындагы истәлекле вакыйга уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде. Аларга язылышу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды. «Бүген бирегә дулкынлану хисләре белән килдем. Сездә мондый кичерешләр тагын да көчлерәктер, мөгаен. Бүген барыбыз өчен дә шатлыклы вакыйга. Гаиләгез нык, мәхәббәтегез гомерлек булсын!

Ихлас күңелемнән сезне тәбрик итәм. Бер-берегезне яратасыз һәм хөрмәт итәсез икән, гаилә тормышыгыз матур булыр, балаларыгыз да бәхетле булып үсәр.

Ике яклап та әти-әниләрегез миңа яхшы таныш. Алар тырыш, хезмәт сөючән кешеләр, — диде Альберт Илгизәрович. Ул Александрга аерым рәхмәт сүзләрен әйтте.

-Син бүген үз-үзеңне күрсәттең. Берсүзсез илебезне якларга киттең, — диде ул. — Без синең өчен шатланып торабыз. Исән-имин җиңү белән кайтуыңны телибез.

Син тормышын ачысын күргән, күп тапкырлар куркыныч белән күзгә-күз очрашкан кеше. Бөтен кеше дә, үз-үзен җиңеп, мондый адым ясый алмый. Безнең өчен чын герой син. Иманым камил, гаиләгез бәхетле булачак. Балаларыгыз да күп булыр. Без ихлас күңелдән моны теләп торырбыз. 

Язылышу тантанасы тәмамлангач, Лилиана һәм Александр Таракановлар Җиңү паркындагы мәңгелек утка чәчәкләр салды. «Дөньялар тыныч булсын, бер-берсен яраткан парлар кавышсын, Кайбычта гаиләләр күп булсын!» — дип теләде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев