Мөрәледән актив хәбәрчебез Мәдинә Салавиева: «Без яратып укый торган „Кайбыч таңнары“ газетасы иҗади шәхесләрнең йөрәге аша уза»
-
— Тормышта уртаклашып, киңәшеп, ярдәмләшеп яшәүнең мөһимлеген балачактан ишетеп, аңлап үсәбез. Без яратып укый торган «Кайбыч таңнары» газетасы үз эшләрен чын күңелдән яратып башкаручы профессионал журналистлар, иҗади шәхесләрнең йөрәге аша уза. Мәкаләләре җылы һәм җанлы. Милли рухны, традицияләрне, йола, гореф-гадәтләрне, югала барган һөнәрләр, әхлак-тәрбия мәсьәләләрен, авыл кешесе тормышын, район язмышын яктыртучы газетаның һәр санын көтеп алабыз. Мин — укырга яратучы гади авыл кешесе. Газетаны гына түгел, социаль челтәрләрне дә карап барам. Эчтәлеге, бизәлеше ягыннан да күпләргә үрнәк булырлык.
Милләтебезне саклар өчен татар матбугатын укырга, гаиләдә ана телендә аралашырга кирәк.
Туган көн уңаеннан редакция хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, бөек үрләр телим. Күңел тынычлыгы, сәламәтлек юлдаш булсын һәрвакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев