Кайбычта күренекле якташыбыз Галия Кайбицкаяның 120 еллыгы уңаеннан кичә узды
Бүген легендар якташыбыз, беренче булып Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган Галия Кайбицкаяның тууына 120 ел тулды.
Шул уңайдан район мәдәният йортында татар сәнгатенең асылташы булган шәхесне искә алу кичәсенә узды.
Кичәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, язучы, әдәбият белгече Фоат Галимуллин, шагыйрь Ренат Харис, күренекле якташларыбыз катнашты. Галия Кайбицкаяның оныгы — Россиянең атказанган рәссамы, Тукай премиясе лауреаты Ильяс Айдаров һәм аның хатыны Полина, оныгының тормыш иптәше Алла һәм оныкчыгы Максим Ожеговлар, Галии Кайбицкаяның оныгы Галина һәм аның тормыш иптәше Реналь Нәжиповлар тантананың хөрмәтле кунаклары булды.
Мең данә экземплярда Галия Кайбицкаяның «Минем тормыш хәлләрем» китабының басылып чыгуы юбилейга зур бүләк булды. Бу ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов ярдәмендә тормышка ашкан. Китапта — авторның кулъязмалары, истәлекләре, аның Уральскида үткән балачагы, тормышының Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Муса Җәлил, Сара Садыйкова, Ситдыйк Айдаров, Ильяс Әүхәдиев янәшәсендә үткән Казан чоры чагылган.
Китапны төзүче, музей директоры Чулпан Камалиева әйтүенчә, кулъязмалар Ринат Харис тарафыннан 1998 елда музейга бүләк ителгән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин китапны бастырып чыгарган Татарстан китап нәшриятының генераль директоры урынбасары Ләйсән Миннуллинага Рәхмәт хатын тапшырды. Искә алу кичәсендә мәшһүр якташыбыз Лилия Әхмәтова,
Галиәсгар Камал театры артистлары Рәйхан Габдуллина һәм Ришат Әхмәдуллин һәм башкалар чыгыш ясады.
Чарада Галия Кайбицкая турында бик күп җылы хатирәләр яңгырады. Барысы да аның затлы, зыялы, талантлы шәхес булуын, үзеннән соң тирән эз калдырып китүен билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев