Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Наил Җантимеров, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары: » Татарстанда контрактчыларга түләү 3,1 миллионга җитте»

Татарстанда контрактчыларга түләүләрне шактый арттырдылар.

Төбәкләрдә контрактчыларга барысыннан да кем күбрәк түли? Татарстан планканы 3,1 миллион сумга кадәр күтәрде.

«Безнең кешеләр СВОда Россия дәүләте мәнфәгатьләрен яклый. Ә без аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Максималь ярдәм итәчәкбез», — дип берничә тапкыр ассызыклады Миңнеханов.

Татарстан контрактчылар түләү буенча төбәкләр арасында алдынгылыкка чыкты. Узган атнада булган түләүләргә берьюлы 600 мең сум өстәлде. Хәзер контракт төзегәндә бер тапкыр түләнә торган түләү суммасы гына да өч миллион сумнан артып китте: 3,1 миллион. Башка бонусларны санамаганда: экипировка, башка төбәкләрдән чыгу өчен түләү, тиз арада рәсмиләштерү һәм медкомиссия, һәм ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча 3 меңгә якын төбәк һәм муниципаль чаралар. Бу - илдәге сугышчыларга иң югары региональ финанс ярдәме.

Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров газета укучыларыбызны әлеге түләүләр белән таныштыра.
Татарстан Республикасы Раисе РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр түләнә торган түләүләрне сизелерлек күтәрү турында карар кабул итте. Ул 3,1 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу - илдәге иң югары түләүләрнең берсе.

Рөстәм Миңнеханов даими ассызыклаганча, махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү - изге бурыч. "Без һәрвакыт хәрбиләргә ярдәм иттек һәм алга таба да ярдәм итәчәкбез. Безнең бурыч - һәрьяклап булышу», - ди Миңнеханов.

Түләүләр ике өлештән тора: республикадан - 2,7 миллион сум, РФ Оборона министрлыгыннан - 400 мең сум.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру – Татарстанда хәрбиләргә, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең моңарчы күрелмәгән системасының бер өлеше генә.

Татарстанда контрактчылар контрактны имзалаганга кадәр һәм аннан соң тулы озатып йөрүгә исәп тота ала. Моны хәрби хезмәткәрләр үзләре дә таный. 31 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 10 меңгә якын кеше контракт имзалаган. Имза куючыларның берсе әйткәнчә, "монда чын акчаларны вакытында аласың, һәм соңыннан ярдәмсез калмассың".

Әгәр потенциаль контрактчылар республикага илнең башка төбәкләреннән килә икән, аларга юл, яшәү һәм туклану өчен түлиячәкләр.

Рәсмиләштерү бер-ике көннән артмаячак. Казанда махсус моның өчен "Батыр" контракт хезмәтенә сайлап алу үзәге ачылды.

Республикада 10-30 августка кадәр укулар узарга һәм БПЛА бүлекчәсенә юнәлеш алырга мөмкин. Шулай ук Татарстан – РФ Оборона министрлыгының аерым бүлекчәсенә – Африка корпусына эләгергә мөмкин булган аз санлы төбәкләрнең берсе. Контракт төзүчеләрне биредә үк экипировка белән тәэмин итәчәкләр һәм үзәкләштерелгән рәвештә полигоннарда әзерлек узачак формалашу урыннарына җибәрәчәкләр. Частька теркәлгәннән соң ук, сугышчылар бер тапкыр бирелә торган түләүне – 3,1 миллион сум алалар. СВО зонасында вакытта аена 210 мең сумнан һәм күбрәк түләнәчәк. СВОның һәр катнашучысы хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын һәм тиешле айлык түләүләрне алачак. Татарстанда СВО катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен ташламаларның тулы бер спектры каралган: 10 миллионга кадәр бурычларны исәптән чыгару, кредит каникуллары, җәмәгать транспортында бушлай йөрү, төрле чараларга һәм спорт секцияләренә түләүсез йөрү, югары, урта уку йортларына бюджет урыннарына керү һәм башкалар.

Татарстанда Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә контракт төзергә һәм шул ук түләүләр һәм ташламаларны алырга мөмкин. Шулай ук республикада Африка корпусына, югары технологияле бүлекләргә дә җыю бара.

Агымдагы елның 1 июленә муниципаль регистрга 16 төр буенча 2 892 ярдәм чарасы турында белешмәләр кертелгән. Татарстанда контракт төзегән сугышчылар даими рәвештә гуманитар ярдәм ала. Республикада эшләүче йөзләгән волонтерлык оешмасы аларны барлык кирәк-яраклар белән – маскировка челтәрләреннән һәм киемнәреннән алып машиналарга, дроннарга һәм сугышчылар соравы буенча башка җиһазларга кадәр тәэмин итә. Ай саен сугышчылар янына концерт бригадалары чыга. СВО катнашучыларны медицина белән тәэмин итү һәм тернәкләндерү системасы – илдәге иң көчлеләрнең берсе. Татарстанда контрактка кул куюның барлык шартларын https://heroes-tatarstan.ru/ сайтында карарга, заявка калдырырга һәм 8 (800) 222-59-00 (башка регионнарда яшәүчеләр өчен), 117 (республика халкы өчен) телефоннары буенча белешергә мөмкин.

Апас 1әм Кайбыч районнарының хәрби комиссариаты – 8 (84376) 21-3-74.

Ярдәм чаралары турында мәгълүмат белән https://zabotasvo.tatar/tatar сайтында таныша аласыз.

Фото: «Апастово-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев