Олы Кайбыч җирлегендә халык җыены узды
Быелгы халык җыеннарына Олы Кайбыч җирлегендә узган җыен нокта куйды.
Гыйнвар аенда барлык авыл җирлекләрендә дә халык белән очрашулар узды. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов үзенең отчет чыгышында эшчәнлекнең барлык якларына да тукталды. Олы Кайбыч авылы- район үзәге. Шуңа да монда башкарылган эшләр дә күбрәк, дәүләт программалары буенча да төзекләндерү эшләре алып барыла.
Бу җирлеккә дүрт авыл — Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Афанасьевка, Симәки авыллар керә.
Район башлыгы, Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Альберт Рәхмәтуллин
Кайбычның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә тукталды. "Быел Кайбыч оешуның 35 еллыгын билгеләп үтәбез. Без бу тантанага зур уңышлар белән киләбез. Кайбыч оешканан бирле сөт саву күрсәткечен 100 тоннага җиткерү турында хыялландык. Узган ел ахырында без, ниһаять, макатыбызга ирештек. Бүгенге көндә 130 тонна сөт җитештерәбез. Район буенча уртача хезмәт хакы 66 мең сум булса, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ул 86 мең сумнан артып китә. Авылда кайчан хезмәт хакының шулай югары булганы бар иде соң? "Август-Агро"ның инвестор булып килүе яңа офыкларга юл ачты«, -диде ул, башка өлкәләрдәге эшчәнлеккә дә тукталып.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов дәүләт программалары турында сөйләде, СВО темасына бәяле вәзгыятькә тукталды. Җыенда махсус операциядә һәлак булганнарның әниләре, хатыннарына чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Җыенда Иске Чәчкаб мәктәбе директоры Алия Галиуллина, районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина, полициянең участок уполномоченные Булат
Гыйбадуллин, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин чыгыш ясады. Залдан яңгыраган сорауларга җаваплар яңгырады.
Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетсыннан тулырак таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев