Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Олы Кайбычта яшәүче Шаһиевлар йортында бүген зур бәйрәм

Олы Кайбыч авылында яшәүче Шаһиевлар өчен бүген истәлекле көн.

Гаиләнең иң өлкән, хөрмәтле кешесе Гөлсинә апага 90 яшь тулды!

Кадерле әни, яраткан дәү әни булган Гөлсинә апа улы Рифат һәм килене Дания тәрбиясендә бәхетле картлыгын кичерә. Юбилей көнендә аны тәбрикләргә башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов та килде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән дә котлап, бүләк тапшырдылар. 

Бала чагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән Гөлсинә Шаһиева авырлыкларны аз кичермәгән. Илгә дошман бәреп кергәндә, кечкенә Гөлсинәгә нибары алты яшь булган. «Тизрәк кайтыгыз, сугышта озак тормагыз,» — дип, газиз әтисен сугышка озатып калганын бүгенгедәй хәтерли ул. Тик, кызганыч кадерле кешесе яу кырыннан кире кайтмый. Сугыш башланган елны туган сеңлесе Зөлфирә белән ятим калалар.

«Әтисез авыр булды,» — диде Гөлсинә апа, ул елларны искә алганда.

Тормыш авырлыгын яшьли иңнәренә салып, Гөлсинә апа бик иртә колхоз эшенә керешә. Дүрт класс кына укып, фермага сыер саварга эшкә керә. Кияүгә чыкканчы, Горький шәһәрендә тимер юлда да эшләп кайта. 

Гөлсинә үзенең авылдашы, бер сукмактан мәктәпкә укырга йөргән классташы Рәшит белән кавыша. Алар шулкадәр пар килгән булалар. Рәшит — моңлы гармунчы, ә Гөлсинә — оста тегүче. Матур гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Тормышның бөтен шатлык-сөенечләрен дә, сынауларын да бергәләп үтәләр. Уллары Рифат — элемтә тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан. Ул туып-үскән нигезендә төпләнеп кала. Рифат абыйның тормыш иптәше Дания апа белән Гөлсинә апаның каенана һәм килен булып яши башлауларына да 44 ел вакыт узган. Юбиляр аларның кадер-хөрмәтендә яши. Кызы Гөлшат — сәүдә ветераны. Ул да, Олы Кайбыч егетенә кияүгә чыгып, туган авылында төпләнеп кала. Әтисендәге сәләт кызына күчкән, Гөлшат апа да гармунда оста уйный. Рәшит абыйның вафатына да ун ел вакыт узган. «Әйбәт кеше иде, яхшы яшәдек», — дип искә алды аны Гөлсинә апа. Ике баласы да аңа бәйрәме көнендә ихлас рәхмәтен әйтте. Салтыйганнан оныгы Сәвия, кодагые Зөбәрҗәт һәм сеңлесе Рушания, Имәнле Бортастан мәрхүмә сеңлесе Зөлфирәнең кызы Зөһрә дә хөрмәт итә аны. Алар да Гөлсинә Шаһиеваның кадерле кунаклары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев