Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Олы Кайбычта яшәүче ветеран укытучы әти-әнисе турындагы истәлекләр белән уртаклаша

Әңгәмәдәшем – Олы Кайбыч авылында яшәүче ветеран укытучы Әлфия Закирова.

Ул — яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә, район үсешенә һәм аның иҗтимагый тормышына зур өлеш керткән кеше. 

Гади генә авыл кызы тырышлыгы, хезмәт сөючән булуы һәм үҗәтлеге белән лаеклы тормыш юлы уза. Югары уку йортында белем алу теләге зур булса да, гаилә хәле аркасында, ул бу хыялын мәктәп тәмамлагач ук тормышка ашыра алмый әле. Һөнәри юлын ир-ат киемнәре тегүче буларак башлап җибәрә. Авылда эшләү җиңел булмый, шуңа күрә Әлфия, Казанга китеп, ательега урнаша. Анда практика уза, бер үк вакытта тегүчеләр курсын тәмамлый. Шул елларда авылдашы Мансур Закиров белән гаилә кора. Ире Казанда зоотехниклыкка укый. Озак та үтми, яшь гаилә шәһәрдән туган якларына — Олы Кайбычка күченеп кайта.

Әлфия Нәби кызы мәктәп интернатына өлкән тәрбияче булып эшкә урнаша. Аннары географиядән укыта башлый, шул ук вакытта педагогия институтына укырга керә. Ун елдан артык җаваплы һәм кызыклы вазыйфаны үти — класстан һәм мәктәптән тыш белем бирүне оештыручы була. Колхоз рәисе булып эшләүче ире Мансурның ышанычлы тылы, яраткан тугры хатыны, өч баласына — кайгыртучан әни, каенана һәм каенатасына — ихтирамлы килен була. Әлфия Закирова 1993 елда лаеклы ялга чыга, 64 яшь тулгач, аны, бай тәҗрибә туплаган өлкән кешене, яңадан эшкә чакыралар.

Галия Кайбицкая музеена директор итеп билгелиләр, районның ветераннар советын җитәкләүне дә йөклиләр. Әлфия ханым 78 яшенә кадәр армый-талмый эшли.

Ләкин бу мәкаләдә сүз аның турында гына бармаячак. Бүген Әлфия Нәбиевна тормышлары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән әти-әнисен искә ала.

— Әнием Маһруйбикә исемле иде. Ул 1910 елда Апас районының Карамасар авылында туа. Аннан башка гаиләдә тагын өч сеңелесе: Сабира, Сәлимә, Саймә үсеп, үзләреннән соң балалар һәм онылар калдырдылар, — диде ветеран.

— Маһруйбикә булачак ире Нәбиулла Хәмидуллин белән Олы Кайбычта таныша. Ул Карамасардан 25 чакрым ераклыкта урнашкан бу авылга туганнарына кунакка килгән була. Матур, зифа буйлы кызга туган авылында күз атучылар барлыгын белеп алгач, Нәбиулла озакка сузмый. Үзенә гашыйк иткән чибәр Махруйбикәгә тәкъдим ясый һәм әти-әнисе йортына килен төшерә.

1934 елгы авыр вакытлар була бу чор. Крестьяннарның күпчелеге ярлы яши, алны-ялны белми эшлиләр. Нәбиулла физик яктан таза, чыдам егет була, юмартлыгы белән аерылып тора. Каенатасы Сәмигулла белән каенанасы Бибилатифа киленнәре Махруйбикәне үз кызлары кебек кабул итә. 1936 елда ир белән хатынның беренче баласы — Флера туа, ләкин ул озак яшәми. Аларның барлыгы алты балалары була. Сугышка кадәр Әлфия (1938 елгы) һәм Люция (1940 елгы) туып өлгерә. Калган дүрт балалары — Тәүфикъ, Гөлсинә, Тәүзих һәм Тәнзилә сугыштан соң дөньяга килә.

Сәмигулла бабай колхозга тиз генә керми. Ул сәүдә белән шөгыльләнгән, крестьяннардан артык калган продукция: май, йомырка, сарык тиресе, йон җыйган. Улы Нәбиулланы да үзе белән алып, эшкә өйрәтә. Бабай физик яктан нык кеше була. Иске Чәчкабка илтүче юл буенда торган өйләрен икенче урынга күчереп сала. Хәмидуллиннарның яңа йорты авылның иң читендә диярлек — табигатьнең гүзәл почмагында, хәзергә кадәр үзенең серле матур исемен саклап калган Качкалак ягында урнаша. Эссе көннәрдә дә биредә һәрвакыт салкынча була: чокыр төбеннән чишмә суы агып төшә, каеннар һәм балан куаклары үсә, кошлар шунда оя кора. Кура җиләге үсә, аны чиләкләп җыялар, җир җиләге дә күп була.

— Монда минем бер кайгысыз балачагым һәм гүзәл яшьлегем үтте. Яз көне бакчага чыгып, юрган җәям дә, хуш исле табигать кочагында дәрес әзерлим. Егерме яшьлек туган көнемне дә, дусларымны чакырып, шушы бакчада үткәрдем. Бер гасыр вакыт узгач та, бу урын үзенең әкияти матурлыгын һәм үзенчәлеген югалтмады, — дип дәвам итте сүзен Әлфия Нәбиевна.

— Бабай бик иртә — 1941 елда, сукыр эчәк авыруыннан вафат булды. Бу вакытта мин туган идем инде, ул, мине кулларына алып, сөеп калырга өлгерде. Бабай бакча эшен яратты. Авыл башында, Кече Кайбычка таба китүче юлдан ерак түгел, алма бакчасы үсә иде (өлкәнрәкләр аны хәтерлиләрдер әле). Юл буена һәм бу бакчага бабай бик күп каеннар утыртты. Улына, ягъни минем әтиемә, аларны үзенеке итеп санамаска кушты: «Сиңа безнең бакчада үскәннәре дә җитәрлек», — диде. (Чыннан да, хәтта 2019 елда да безнең участокта 25 каен үсә иде). Әтисе үлгәч,

Нәбиулла гаиләсе белән Казаннан туган авылына кайтырга мәҗбүр була, чөнки Бибилатыйфа әби ялгыз кала. Әтинең Сөнгатулла исемле абыйсы да бар иде. Ул акча эшләргә алтын приискаларына китә һәм аннан кире кайтмый.

Әти-әни хезмәт сөючән кешеләр иде, шушы бакчаны карадылар. Аның территориясе зур булды: алтмышлап алмагач үсте, карлыган, кура җиләге күп иде. Бакчаның башы мәчет ишегалдына кадәр җитте. Хәтерлим әле, бала чакта агач башына менеп, шомырт ашый идек. Чокыр безнең бакчаны икегә бүлеп торды. Бер өлешендә бәрәңге утырттылар, чокыр кырыенда мунча торды. Йорт урамга карый, аның салам түбәсен вакыт узу белән агачка, аннары тимергә алыштырдылар. Урамны ак каеннар, өч чыршы һәм никтер ныклап үсеп китә алмаган шомырт агачы бизәде.

Ул әниебез язмышын кабатлыйдыр кебек тоела иде. Әнием сеңлем Гөлсинә тугач авырып китте һәм бүтән аякка баса алмады. Йөрәгеннән һәм хәле булмаудан зарланды, ә табиблар күп итеп дару язып бирде дә кул селтәде. Шулай да өй эшләрен башкарырга, ашарга пешерергә тырышты. Әнигә инвалидлык бирделәр. Авыр сугыш еллары да сәламәтлегенә тискәре йогынты ясагандыр, күрәсең. Замандашлары белән беррәттән, аңа да җиңел булмаган: олауларны Колаңгы һәм Каратун тимер юл станцияләренә озатып, ашлык һәм орлык тутырылган авыр капчыкларны күтәрергә, 41 елның кышында 45 градуслы салкыннарда оборона траншеяләре казырга, агач хәзерләүдә эшләргә туры килгән. 

Әтиебез Нәбиулланы 1941 елның 2 декабрендә фронтка алалар. Башта җыеннар гына булды. Ике бала белән калган әни аңа ашарга илтә иде. Мине дә үзе белән алып барганын хәтерлим. Шунда мин беренче тапкыр трамвай күрдем.

Ул чагында өч яшьтә идем, ә Люция — бер яшьлек бала. Ул елларда яшь хатын-кызларны һәм кызларны агач хәзерләүгә яки Иске Чәчкаб авылы янында оборона корылмалары төзергә җибәргәннәр. Әбинең киңәшен истә тотып булса кирәк, әни окоп казуны сайлый. Сугыштан соң да ул ындыр табагында иң авыр хезмәттә була. Күрше Зәйнулла бабай аны бик кызгана иде.

Әти өлкән сержант дәрәҗәсендә 96 нчы гвардия укчы полкында пешекче булып хезмәт иткән, өч тапкыр яраланган, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлары өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнде.

1945 елда әти фронттан яраланып кайтты. Ул чагында миңа җиде яшь, беренче сыйныфта укый идем. Әтине гомер буе аягындагы, күз тирәсендәге кыйпылчыклар борчыды. Ул сугыш кырына солдатларга ашарга илтүе турында сөйләде.

Башы яныннан сызгырып үткән пуля аның артыннан килүче бер солдатны үтерүе турында сөйләгәне хәтеремдә.

Кызганычка каршы, безнең беребез дә әтинең истәлекләрен җентекләп сорашмады. Сугыштан соңгы Октябрь бәйрәмендә безнең авылда зур тантана үткәрелде. Әтигә төшке аш әзерләргә куштылар. Сыра кайнаттылар, ә котлетларны, өйдә янган май исе булмасын өчен, мунча мичендә кыздырдылар. 

Сугыштан соң әти сугым конторасында агент булып эшләде, тире җыйды, шуңа күрә без мохтаҗлык кичермәдек.

Ул базарга барып ит сатты. Кайвакыт мине дә үзем белән ала иде. Бервакыт Чувашиядәге Яльчик базарына киттек. Кая гына барсак та, әти безгә һәрвакыт экскурсовод булды. Урманда булсак, агачлар турында сөйләде. Әти ат, тай асрады, шуңа күрә табыныбызда һәрвакыт ризык, ит бар иде. Безне, балаларны, бик ярата иде ул. Мәктәпкә ата-аналар җыелышына йөрде, кайткач нәрсәләр турында сүз булганын сөйләде. Унынчы класста укыганда, миңа яңа пальто сатып алды, хром итекләр тегәргә заказ бирде. Әти безнең өстебез бөтен, тамагыбыз тук булсын, һәркайсыбыз яхшы белем алсын, тиешенчә кияүгә бирү, өйләндерү өчен зур тырышлык куйды. Әни авыргач, хуҗалык мәшәкатьләре тулысынча әти җилкәсенә төште бит.

Иң кечкенәбез Тәнзилә кияүгә чыккач, әни вафат булды. Бу дөньядан иртәрәк китеп барды шул, аңа нибары 65 яшь иде (уразаның өченче көне иде). Әти исә саулыкта 80 яшькә кадәр яшәде.

Бу көннәрдә Нәбиулла бабайның язмышын оныгы Рамил Закиров кабатлый. Инде ике елга якын ул махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Әнисе Әлфия апа хәрби операция туктау, җирдә тынычлык урнашу, улының һәм барлык сугышчыларның исән-сау кайтуын сорап, иртә-кич дога кыла. Рамилгә, ата-бабаларына һәм мәрхүм иренә багышлап, күп тапкырлар Коръән укыган. Аның өендә бик күп фотосурәтләр саклана. Саргаеп, таушалып беткәннәре дә, заманчалары да бар. Алар нәсел тарихын саклый. Бу фотоларны яңадан карап, Әлфия Закирова истәлек дәфтәрләрен тулыландыра. 86 яшьлек ветеран-педагог көннәрен бүген дә файдалы итеп уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев