Олы Кайбычта махсус хәрби операция зонасында һәлак булган авылдашлары белән хушлаштылар
Олы Кайбыч авылында Вәлиевлар яшәгән йорт каршында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Фәнис Вәлиев белән хушлашуга багышланган матәм митингы үтте.
Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барган матәм митингында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, һәлак булган солдатның гаиләсе, туганнары, авылдашлары, мәктәп укучылары катнашты.
Чыгыш ясаучылар Фәнис Фәрит улын бары уңай яктан телгә алып, гаиләсенең, әнисенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклаштылар. Фәнис Вәлиев туган авылы зиратында җирләнде. Кабере янында хәрби училище курсантлары автоматлардан салют бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев