Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Олы Кайбычтагы кафеда өлкән буын кешеләрен хөрмәтләделәр

Олы Кайбычта Бөек Җиңү көне — 9 Май уңаеннан оештырылган митинг тәмамлангач, сугыш чоры балалары, СВОда уллары батырларча һәлак булган ата-аналарны, хатыннарын кафеда кунак иттеләр.

 Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барган очрашу бик җылы атмосферада узды. Балачаклары сугыш чорына туры килгән педагог-ветераннар Надежда Федорова, Әлфия Закирова сугыш чорының күңелләренә ничек кереп калуы, ул чактагы мәктәп турындагы хатирәләрен яңартты. Әлфия апаның улы Рамил Закиров та хәзерге вакытта контракт буенча СВОда Ватаныбыз сагында тора. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Фәридә Вәлиеваның күзләре яшьләре: йөрәк ярасы яңа шул әле. Контракт буенча махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә киткән улын әле шушы көннәрдә генә җир куенына салдылар. Фәридә апа, улы турындагы иң җылы хатирәләрен генә искә төшереп, бу сугыш уты тынсын да, бүтән беркайчан да аналарның күз яше таммасын иде, дип әллә ничә тапкыр кабатлады.

Мул табыннар артында узган очрашу вакытында мәдәният хезмәткәрләре Светлана Зиядиева, Ләйсән Шамилова, Казаннан кайткан җырчы Алиса Мамина өлкәннәргә иң матур җырларын бүләк итте.

Табын артындагы мондый очрашулар барлык авыл җирлекләрендә дә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев