Олы Урсакта Бөек Җиңү көнен билгеләп үттеләр
Бүген илебезнең барлык төбәкләрендә дә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттеләр Олы Урсак авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәл янында иртәдән үк патриотик җырлар яңгырый иде.
Яше-карты авыл уртасында урнашкан һәйкәл янына җыелды.
Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуриев әйтүенчә, Олы Урсак авыл җирлегеннән фронтка 600дән артык кеше киткән. Бүген аларның берсе дә исән түгел инде. Хәзерге вакытта җирлектә ике тыл хезмәтчәне, 37 сугыш чоры баласы яши.
Авыл халкын котларга башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров килгән иде.
Ул митингта катнашучыларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау сүзләрен җиткерде, шәхсән үз исеменнән кайнар котлауларын ирештерде. Ул шулай ук сугыш чоры баласы Фирдәүсә Кәлимуллинага «Сугыш чоры балалары» медален тапшырды. Махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы ялга кайткан Инсаф Сабировка, илебез азатлыгы өчен көрәштә катнашуы өчен, олы рәхмәтен җиткерде. Ул мобилизация башлануга ук 2022 елның көзендә махсус хәрби операция зонасына киткән.
Алга таба мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары концерт куйды. Митингта катнашучыларны традицион солдат боткасы белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев