Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Олы Урсакта халык җыенында башкарган эшләре турында сөйләделәр

Җыенда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Эльвира Заһидуллина, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Җирлек башлыгы Рамил Нуриев 2025 елда башкарылган эшләргә, 2026 елга планлаштырылган бурычларга тукталды. 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан җирлектә шактый чаралар үткәрелгән. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл яңартылган, 34 сугыш чоры баласына район җитәкчелеге тарафыннан «Сугыш чоры балалары» медальләре тапшырылган. 

Рамил Нуриев үзара салым акчасына башкарылган эшләргә тукталды. Сууткәргеч челтәрен ремонтлау, Бушанчада су башнясын җылыту, юлларны норматив хәлгә китерү, зиратларны чистарту, Җиһаншин урамында юлны төзекләндерү, янгын сүндерү машинасын ремонтлау кебек эшләр башкарылган. 

Җыен барышында ФАП мөдире Гөлнара Борһанова, башлангыч мәктәп мөдире Роза Җәләлиева үз эшчәнлекләре турында сөйләде. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Урсак авыл җирлегенең узган елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Район күләмендә башкарылган эшләргә анализ ясады, җирлек халкына СВОга гуманитар ярдәм туплаудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Соңыннан юбилярларны, җирлек эшендә актив катнашучыларны бүләкләделәр.

Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев