Полиция хезмәткәрләре фронтовик хезмәттәшләренең исемнәрен барлый
Сугыш вакытында милиция хезмәткәрләре дә батырлык үрнәге күрсәткән.
Алар да җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән.
9 Май җиткән саен, күңелебездән үз-үзебезгә ел саен бер үк сорауны бирәбез:"Безнең өчен Җиңү көне нинди мәгънәгә ия?" Җиңү бәйрәме — календарьның кызыл битле көне генә түгел. Ул — герой-фронтовиклар, батыр хәрбиләр, полиция бүлегенең курку белмәс хезмәткәрләре, әлеге тармак ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, гомумән, илебезнең барлык халкы өчен дә истәлекле вакыйга. Мин аны планетаның иң зур бәйрәме дип атар идем. 9 Май — барыбыз өчен дә кадерле һәм якты көн.
Бөек Җиңү көнендә яу кырында батырларча һәлак булган, сугыштан ерак тылда Җиңүне якынайтучыларның һәрберсен искә алырга тиешбез. Фронтта алган яралардан һәм имгәнүләрдән яшьли фани дөньядан киткәннәрне белергә һәм аларны онытмаска бурычлыбыз. Моны кешелек вөҗданы, намусы, бурычы таләп итә.
Җиңү көне — хокук сакчылары, эсседә һәм салкында, кулына корал тотып, туган ил чикләрен, ватандашларының тынычлыгын саклаучы, Төньяк Кавказ төбәгендә һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт бурычларын үтәүчеләрнең дә бәйрәме. Барлык фронтовикларга һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби операциядә катнашучыларга җир йөзендә тынычлык өчен көрәшкәннәре, безгә тормыш бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белү — төп бурычыбыз.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары да сугыштан соңгы елларда район милициясендә хезмәт иткән сугышчы-фронтовикларны искә ала. Эчке эшләр министрлыгы һәм Оборона министрлыгы архивларында, район халкы арасында актив эзләнү эшләре алып бара. Безгә әлегә аларның унберенең генә исеме билгеле булды. Алар — Ульянководан Константин Ветлугин, Мөрәледән Рәхим Гыйбадуллин, Гариф Зәйнуллин, Ярхәм Нәфыйков, Минһаҗ Шәмсетдинов, Олы Кайбычтан Сәлим Гыйззәтуллин, Иске Тәрбиттән Михаил Еремеев, Морза Бәрлебашыннан Зиннәт Зәйнуллин, Кече Кайбычтан Әкрам Курмаев, Мәлкидән Максим Николаев, Буа районының Күшки-Шәмәк авылыннан Илья Иванов. Аларның батырлыгы турында сугышчан бүләкләре, орден-медальләре, командованиедән бирелгән бик күп Рәхмәт хатлары сөйли. Фотосурәтләре һәм биографик мәгълүматлар безнең музей почмагы экспозицияләрендә урын алган.
Бәлки районда мин санап киткән кешеләрнең туганнары, безнең фронтовик ветераннар белән яхшы таныш кешеләр бардыр. Алар турында бәлки белмибездер. Танышларыгыз булса, безгә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Ул чагында аларның тормышлары, фронттагы мизгелләре турында җентекләбрәк белербез. Бәлки яңа геройлар да табарбыз һәм район газетасы аша укучыларның киң даирәсенә җиткерербез. Бу бик кирәкле эш.
Шәхсән мин үзем әти-әниемнең абыйлары, сугыш башланганчы Белоруссиянең Брест крепосте тирәсендә чик сакчысы булып хезмәт иткән Нигъмәтҗанов Фазылҗан Нигъмәтҗан улы һәм сугышның төрле фронтларында дошманга каршы көрәшкән укчы подразделение командиры Гәрәев Фәйзрахман Гәрәй улы белән горурланам. Алар үз-үзләрен аямыйча көрәшкән. Иптәшләре белән бергә дошманны тар-мар иткәннәр. Кызганычка каршы, аларга Җиңү көнен күрү насыйп булмаган. Архив мәгълүматларына караганда, Фазылҗан абый сугышның беренче көннәрендә — 1941 елның 28 июнендә, ә Фәйзрахман абый 1942 елның ахырында һәлак була.
Җиңү сәгатен якынайтучыларга нинди генә рәхмәт сүзләрен әйтсәк тә, аз булыр. Сезнең барыгыз алдында да түбәнчелек белән баш иябез, каһарманнар!
Марс Нигъмәтҗанов, эчке хезмәтнең отставкадагы подполковнигы, полиция бүлегенең ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев